Якшәмбе
19.08.2018
02:40
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
Каурый каләм »
<
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Әхлак дәресләре [6]
Биредә Сез кечкенә күләмле хикәяләр - тәрҗемәләрем белән таныша аласыз.
Шигъри тәлгәшләр [7]
Укучыларым иҗаты [7]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » Каурый каләм » Укучыларым иҗаты

    Яңа елдан мин нәрсә көтәм?
         Үзенең карлы-буранлы, чеметтергеч суыклары белән кыш та килеп җитте. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Аяк астында яңа яуган кар шыгыр-шыгыр килә. Кар бөртекләрендә аклык та, сафлык та бар.
         Шатлык бар, чөнки кыш көне зур бәйрәм Яңа елны каршылыйбыз. hәр бәйрәмне без шатлык белән, яңа өметләр белән көтеп алабыз. Мин дә быел үземнең 15 нче Яңа елымны каршылыйм. "Яңа елда хыялларым тормышка ашсын иде", - дип теләк телим. Хыялларым - лицейда "4"ле, "5"ле билгеләренә генә уку, конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясау, лидер исемен саклап калу. Ә укудан тыш, авылда җәй буе яшәү, ял итү - минем икенче хыялым. Яңа 2012 нче елның кояшлы җәе мине күңелле сәяхәтләр, яңа дуслар, акчалы эшләр белән кызыктырып тора. Минемчә, болар барысы да чынга ашмас хыяллар түгел. Хыялны чынга ашыру бездән күп сыйфатлар таләп итә. Болар hәркемдә була торган: тырышлык, кыюлык, нык ихтыяр көченә ия булу, үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, зыялы булырга омтылу, мәрхәмәтле булу. Хыялга бары бер адым гына ясарга кирәк.
         Яңа ел миннән генә тормый торган яңа хыяллар, яңа өметләр дә уятсын иде. Илебездә беркайчан да сугышлар булмасын, кешеләр бай тормышта бер-берсенә мәрхәмәтле, игътибарлы булып яшәсеннәр иде. Урамда елмаеп баручы бәхетле кешеләр. балалар күбрәк булсын иде.
         Минем бу уй-хыялларымны, теләкләремне яңа 2012 нче ел күпсенмәсен иде. Ышанычыбызны акласын иде ул!
                             
                                      Илназ ГЫЙНИАТУЛЛИН, 8В сыйныфы укучысы
     
    Категория: Укучыларым иҗаты | Өстәде: Рәдинә (24.12.2011) | Авторы: Илназ ГЫЙНИАТУЛЛИН
    Карап алулар: 1920 | Рейтинг буенча: 5.0/1
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри