Пәнҗешәмбе
18.01.2018
11:01
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
Каурый каләм »
<
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Әхлак дәресләре [6]
Биредә Сез кечкенә күләмле хикәяләр - тәрҗемәләрем белән таныша аласыз.
Шигъри тәлгәшләр [7]
Укучыларым иҗаты [7]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » Каурый каләм » Әхлак дәресләре

    Әнкәй куллары
                                                   
                                                  Әнкәй куллары
     
          Бер көнне әнием үзе белән кибетләрдә йөрүемне үтенде. Аның ниндидер кием аласы бар иде. Кибетләрдә озак йөрергә сабырлыгым җитмәгәнгә, җае чыккан саен мондый сәяхәтләрдән кача идем. Ләкин әнкәйнең үтенечен кире кагып булмый бит! Барырга ризалашырга туры килде.
         Сәүдә үзәгенә килеп җиткәч, без бер кибеттән икенчесенә йөри башладык. Һәр кергән җирдә дә әнкәй сатучылар тәкъдим иткән киемнәрнең әле берсен, әле икенчесен киеп карый, ләкин җанына ошаганын таба алмый иде.
         Шулай бик озак сайланып йөрдек тә йөрдек. Ачуым чыга башласа да, әнкәмә сиздермәдем, аны юатырга тырыштым. Йөри торгач, ниһаять, әнкәмнең игътибарын итәк, блузка һәм жакеттан торучы матур гына зәңгәр костюм җәлеп итте. Әниемне кием киеп карый торган бүлмәгә алып кертеп җибәрдем. Берничә минуттан соң әнкәй оялып кына миңа эндәште. Мин аның янына кердем. Әнкәм блузканы кигән дә арттагы берничә сәдәфен эләктерә алмый газаплана иде. Артриттан кәкрәеп каткан бармаклар әнкәемне тыңламыйлар, кечкенә сәдәфләрне эләктерү аңа уңайсыз иде.    
          Күзем әнкәмнең кулларына төшү белән сабырсызлыгым да, ачу килүем дә әллә кая эреп юкка чыкты. Бөтен барлыгымны кызгану һәм ярату хисе биләп алды. "Менә тамам” дип, күзләремне каплаган яшь тамчыларын яшерү өчен, мин читкә борылдым... Yземне кулга алып, сәдәфләрне тиз генә каптырдым. Ләкин бармакларым хыянәтчел рәвештә калтырыйлар иде. Әнкәм моны сизеп: "Балам, сиңа нәрсә булды?” – дип сорады. "Юк, юк, берни дә булмады, бар да тәртиптә”, - дидем мин, әнкәмнән күзләремне яшереп.
          Костюмны сатып алгач, без өйгә кайтып киттек. Кибетләргә сәяхәтебез шулай тәмамланды, ләкин бу көн хәтеремдә мәңгегә уелып калды.
          Өйгә кайткач та сәдәфләрне эләктерергә тырышучы әнкәм куллары күз алдымнан китмәде. Әлеге куллар – дөньядагы иң кадерле, иң җылы куллар. Алар мине ашаткан, юындырган, киендергән. Әнкәм куллары – иң кайгыртучан куллар. Алар миңа әниемнең җан җылысын, назын, мәхәббәтен биргән. Кулларын күтәреп, әнкәм минем өчен дога кылган. Раббыбыздан миңа исәнлек-саулык, иман-тәүфыйк сораган. Yзеңне яратучы, кайгыртучы әнкәйнең кул җылысын һичбер вакыт онытып булмый.
         Кич белән түзмәдем, әнием янына кереп, аның кулларын учларыма алдым. Һәм, әнкәйне гаҗәпкә калдырып, аларны үбә башладым. "Әнием! – дидем, тавышым дулкынланудан калтырап чыкты. – Әнием, синең куллар – дөньядагы иң җылы, назлы куллар. Кайчан да булса минем дә кулларым һәм йөрәгем синеке кебек булсын иде, - дип, мин дога кылам. Рәхмәт сиңа, әнкәй, рәхмәт, барсы өчен дә...”  
        Шунда без, кочаклашып, икебез дә елап җибәрдек...
    Категория: Әхлак дәресләре | Өстәде: Рәдинә (30.06.2011) | Авторы: Рәдинә СӘРВӘРОВА тәрҗемәсе
    Карап алулар: 1507 | Тегилар: Әхлак дәресләре | Рейтинг буенча: 3.5/4
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри