Шимбә
15.12.2018
05:13
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
Каурый каләм »
<
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Әхлак дәресләре [6]
Биредә Сез кечкенә күләмле хикәяләр - тәрҗемәләрем белән таныша аласыз.
Шигъри тәлгәшләр [7]
Укучыларым иҗаты [7]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » Каурый каләм » Әхлак дәресләре

    Никах көче

                                     НИКАХ КӨЧЕ   

     
         Гадәти эш иртәсе иде. Якынча тугызынчы яртыларда хирург кабинетына 80 яшьләр тирәсендәге бер карт килеп керде. Ул баш бармагына салынган җөйне салдырырга килгән иде. Кыяфәтенә караганда, карт бик ашыга иде, сәгать тугызда бик җитди эше барлыгын да әйтте.
        Ләкин мин аңа утырып торырга куштым, чөнки хирург-табиб бары тик бер сәгатьтән соң гына бушаячак иде.
        Карт, сагыш тулы күзләрен тутырып, әле миңа, әле сәгатенә карап утыра башлады. Аның болай утыруы минем йөрәгемә тиде, картны кызганып, җөйне үзем генә салдырырга булдым.
        Картның бармагын тикшергәннән соң, җәрәхәтнең ябылган булуын белдем. Күрше кабинеттагы табиб белән киңәшеп, кирәкле инструментларны, медикаментларны алдым. Җөйләрне салдырганда карт белән сөйләшеп киттек.
        - Сез табибка приемга язылгансыздыр инде, юкса болай ашыкмас идегез, - дип сорадым мин.
        - Юк, юк. Миңа больницага барып, авыру хатынымны ашатырга кирәк, - дип җавап бирде карт.
        - Аңа нәрсә булды соң? - дип кызыксындым.
        - Кызганычка каршы, хатынымда Альцгеймер авыруын таптылар, - диде карт моңсу гына.
        Сөйләшкән арада мин җөйләрне салдырып, картның бармагына дару сөртеп бәйләргә дә җитештем. Аннан соң сәгатемә карап:
        - Сез бераз гына тоткарлансагыз, хатыныгыз борчылачакмы? – дип сорадым. Гаҗәпләнүемә каршы әңгәмәдәшем болай диде:
        - Кызганычка каршы, соңгы биш елда хатыным мине танымый. Алай гына да түгел, ул минем үзе өчен кем булуымны да белми, - дип өстәде.
        Мин шаккаттым.
        - Шулай булуга карамастан, сез һәр иртә аның янына больницага барасызмы? Ул бит сезнең кем икәнегезне дә белми?! – дип сорадым.
        Ул елмайды һәм, җилкәмә аталарча кагылып, болай диде:
        - Минем кем булуымны ул белми, әмма аның минем өчен кем булуын мин беләм ич.
         Күз яшьләремне чак тыеп тордым. Карт чыгып китү белән бөтен тәнем дерелдәргә тотынды. «Əйе, бу нәкъ мин көткән, гомер буе эзләгән мәхәббәт бит», - дип уйладым мин.
         Шик юк, үзенең авыру булуына да карамастан, ул хатын бик бәхетле, чөнки аның янәшәсендә аны яратучы шәфкатьле ире бар. Əлеге очрашудан мин шуны аңладым: чын мәхәббәт ул – физик тартылу да, дәрт тә, я булмаса романтика да түгел. Чын мәхәббәт ул – бөтенесен: үткәнне дә, бүгенгене дә, киләчәкне дә ничек бар, шулай кабул итә белү.
    Категория: Әхлак дәресләре | Өстәде: Рәдинә (30.06.2011) | Авторы: Рәдинә СӘРВӘРОВА тәрҗемәсе
    Карап алулар: 1168 | Тегилар: Әхлак дәресләре | Рейтинг буенча: 4.5/4
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри