Шимбә
17.11.2018
11:53
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
Каурый каләм »
<
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Әхлак дәресләре [6]
Биредә Сез кечкенә күләмле хикәяләр - тәрҗемәләрем белән таныша аласыз.
Шигъри тәлгәшләр [7]
Укучыларым иҗаты [7]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » Каурый каләм » Әхлак дәресләре

    Бер тустаган сөт
         Иртә белән бик салкын иде. Укуына түләү өчен хуҗалык кирәк-яраклары сатучы малай арды һәм ачыкты. Ул янәшә-тирәдәге өйдән тамак ялгарлык берәр нәрсә сорарга уйлады. Ләкин ишек шакыганнан соң ишекне ачкан яшь кенә хатын-кызны күргәч, бераз читенсенеп, бер савыт су гына сорады. Хуҗабикә, малайның ачыкканын аңлап, зур бер тустаганны тутырып сөт алып чыкты. Малай әкрен генә сөтне эчеп бетерде һәм:
         - Мин сезгә күпме тиеш? - дип сорады.
         - Бернәрсә дә тиеш түгелсең, әниебез безне яхшылык өчен хак алмаска өйрәтте, - дип җавап бирде хатын-кыз.
         Кечкенә Мостафа:
         - Алайса мин сезнең өчен дога кылачакмын, - дип, шатланып, үз эшләре белән китеп барды.
         Еллар үтте. Авылда шактый үзгәрешләр булды. Яшь хатын-кыз шактый олыгайды һәм бик сирәк очрый торган чир белән авырый башлады. Авыл табиблары, ханымга берничек тә ярдәм итә алмагач, авыруны дәвалау өчен шәһәргә - үзәк хастахәнәгә җибәрделәр.
         Консультация өчен табиб Мостафа Хан үзе чакырылды. Авыру җибәрелгән авылның исемен ишеткәч, аның күзләре нурланып китте. Озакка сузмыйча, табиб тизрәк авыруны карарга ашыкты. Мостафа Хан бүлмәгә керде һәм шунда ул кайчандыр үзенә яхшылыкк кылган хатын-кызны таныды.
         Табиб үз бүлмәсенә кайтты һәм авыруны терелтү өчен бар көчен куярга карар кылды. Шул көннән ул авыруны өйрәнеп, бөтен игътибарын шул ханымга юнәлтте. Күп тырышлыклардан соң авыру җиңелде. Хастаханәдә дәвалану өчен түләр көн дә килеп җитте. Ханым моны бик яхшы белә иде. Табиб Мостафа Хан авыруга җибәреләсе исап-хисап кәгазен иң элек үзенә имза куярга кертергә боерды. Кәгазьне алып, бәяне күргәч, аска нәрсәдер язды, имзасын куйды һәм шуннан соң гына ханымга тапшырырга рөхсәт итте.
         Конверт эченә салынган кәгазь килгәч, ханым берникадәр вакыт аны ачып карарга куркып та торды. Бәянең күплеге аны шикләндерми иде. Аллаһка дога кылып, конверттан кәгазьне алды һәм укый башлады. Шунда ук ханымның күзенә кәгазьнең астына каләм белән кулдан язылган сүзләр ташланды: «Бер тустаган сөт белән тулысынча түләнелгән». Ул сүзләрдән соң табиб Мостафа Ханның имзасы тора иде. Бер мизгелгә телсез калган ханым теге яшь егетне һәм бер тустаган сөтне исенә төшерде. Сизмәстән аның күзләреннән яшь бәреп чыкты, ул: «Əй, Раббым, Əй, Раббым, Син рәхимле һәм бөексең. Син үзеңнең чиксез рәхмәтеңне бәндәләреңнең йөрәкләре һәм аңнары аша таратасың», - дип куанды.
         Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм болай дигән: «Кем эшләп тапкан малыннан бер хөрмә кадәр булса да сәдака бирә, Аллаһ ул изгелекне кабул итә, соңыннан аңа әҗерен тагын да арттыра. Нәтиҗәдә хөрмә зур мал кебек була».
    Категория: Әхлак дәресләре | Өстәде: Рәдинә (15.10.2011) | Авторы: Рәдинә СӘРВӘРОВА тәрҗемәсе
    Карап алулар: 1369 | Рейтинг буенча: 5.0/3
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри