Шимбә
17.11.2018
12:42
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
Каурый каләм »
<
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Әхлак дәресләре [6]
Биредә Сез кечкенә күләмле хикәяләр - тәрҗемәләрем белән таныша аласыз.
Шигъри тәлгәшләр [7]
Укучыларым иҗаты [7]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » Каурый каләм » Әхлак дәресләре

    Ана сере
            Минем әнием бер генә күзле иде. Шуңа күрә кешеләр янында мин аннан ояла идем.   
            Гаиләбезне җитеш тормышта яшәтү өчен, әни мәктәп ашханәсендә эшләде.
            Бервакыт мәктәптә, хәлемне белү өчен, әни минем яныма килде. Ә мин исә оятымнан кызардым. Күңелемә авыр булды. Ничек шулай классташларым алдында мине оятка калдыра алды икән ул?! – дип уйладым эчемнән генә. Һәм ачу катыш нәфрәт белән карап, берни дәшмичә китеп бардым.
           Икенче көнне классташларымның берсе:
           - И-и, синең әниеңнең бер күзе юк икән бит, - дип, мине мыскыллады.
           Миңа шулкадәр авыр булды, хәтта: «Әнием бөтенләйгә юкка чыкса иде», - дип тә теләдем.   
           Соңрак, өйгә кайткач аңа:
           - Мине болай оятка калдырганчы, үлсәң яхшырак булыр иде, - дидем.
           Әнием бер сүз дә дәшмәде.
           Ачудан ярсу сәбәпле, әнигә нәрсәләр әйтүем турында уйламадым да. Миңа барыбер иде. Аның хисләре, нәрсә кичерүе мине кызыксындырмады да. Хәтта аны өйдән куып чыгарасым да килде.
           Мәктәпне тәмамлагач, Бишкек шәһәрендәге югары уку йортларының берсенә укырга кердем. Университетны тәмамлап, диплом алгач өйләндем. Балаларыбыз туды. Тормышның тәмен, ямен тоеп яши бирдем…
          Бервакыт Бишкекка әнием килде. Аның әле оныкларын күргәне юк иде. Ишегалдына килеп кергәч, аңа бөтен кеше игътибар итте. 
          - Балаларымны куркытырга ничек җөрьәт итәсең? Ычкын моннан!!! – дип акырдым мин аңа.
          Әни, пышылдап кына гафу үтенде дә, башын аска иеп, тиз генә чыгып китте.
          Бер көнне классташлар белән очрашу кичәсенә чакыру кәгазе алдым. Хатыныма: «Командировкага китәм, тиздән кайтырмын,» - дидем.
          Дусларым белән очрашудан соң, кайчандыр үзем яшәгән, балачагым үткән йортка киттем. Күршеләребез әниемнең үлгәнлеген хәбәр иттеләр… Әмма күңелемдә бу хәбәргә карата бернинди дә үзгәреш булмады. Җаным битараф иде.
          Күршеләребез әниемнең миңа дип язган хатын тапшырдылар. Әниемнең соңгы сүзләре болай иде:
         «Улыкаем, мин һәрвакыт сине уйлыйм…
         Теге вакытта кисәтмичә килеп, балаларыңны куркытып, үзеңне кыен хәлгә калдыруым өчен гафу үтенәм. Классташлар белән очрашуга чакыру кәгазе җибәргәннәрен белгәч, мин бик сөендем. Ләкин, авыруым сәбәпле, бу очрашуга мин бара алмамдыр инде.
         Балачагыңда классташларың янында кыен хәлгә калдыруым өчен, мине гафу ит инде, улым…
         Күптәннән сиңа бер вакыйганы сөйлисем килә иде, менә тыңла әле. Кечкенә вакытыңда, әле йөрергә генә өйрәнгәндә, син егылып, бер күзеңне чыгарган идең. Синең авыртынуыңны, газаплануыңны күрү шулкадәр авыр иде. Бер генә күз белән калсаң, бу газапны мин кичерә алмас идем. Шуңа күрә күзләремнең берсен мин сиңа бирдем. Синең зур итеп ачылган күзләреңне, бәхетле йөзеңне, елмаюыңны күрү бәхет иде.
         Улым, шуны бел: ни генә булса да мин сине яратам.
                                                             Сине яратучы әниең».
     
        ... Мин тораташтай булып катып калдым, җанны укенү телде, ләкин соң иде инде, бик соң ...
     
     
     
     
     
     
    Категория: Әхлак дәресләре | Өстәде: Рәдинә (07.10.2011) | Авторы: Рәдинә СӘРВӘРОВА тәрҗемәсе
    Карап алулар: 1926 | Рейтинг буенча: 5.0/4
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри