Якшәмбе
27.05.2018
14:57
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
Каурый каләм »
<
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Әхлак дәресләре [6]
Биредә Сез кечкенә күләмле хикәяләр - тәрҗемәләрем белән таныша аласыз.
Шигъри тәлгәшләр [7]
Укучыларым иҗаты [7]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » Каурый каләм » Әхлак дәресләре

    Ачуыңны тыя бел!
        Марат бик кызу канлы һәм тискәре холыклы малай иде. Ачуы килеп үпкәләсә, берәрсен рәнҗетмичә ул тынычланмый иде.
        Бервакыт ачуы ташып ярсыгач, ул боегып калды. Моны күреп әтисе аңа кадак тутырылган бер капчык бирде  һәм: "Улым, ачуың чыгу белән бакчага чык та, коймага менә шушы кадакларны как", - диде.
       Икенче көнне малай, әтисенең сүзен тыңлап, бакча коймасына 37 кадак какты. Ләкин көннәр үткән саен, кагылган кадакларның саны кими барды. Бераз вакыттан соң Марат шуны аңлады: бакчага чыгып, кадак кагып йөргәнче, ачуыңны тыеп калу, тышка чыгармау күпкә җиңелрәк икән бит! Шулай итеп малай әкренләп ачуын җиңә башлады һәм, шатланып, бу хакта әтисенә дә әйтте. Әтисе аңа шундый киңәш бирде: "Балам, ачуыңны тәмам җиңәргә өйрәнгәч, коймага кагылган кадаклардан көн дә берсен суырып алырсың", - диде.
       Көннәр, айлар үтте. Ниһаять, бер көнне Марат әтисе янына килеп, барлык кадакларның да суырылып алынганлыгын хәбәр итте. Шунда аңа әтисе:
      "Булдырдың, улым, менә хәзер син үз холкыңны җиңәргә өйрәндең", - диде һәм, улы белән коймаларны карарга дип, бакчага чыкты.
       Коймаларда уелып калган кадак эзләренә карап, ата кеше баласына болай диде:
       "Улым, менә бу эзләргә кара әле! Әлеге коймалар хәзер элекке хәленә кайта алмый. Син ачуың ташып ярсыган вакытта сүзләрең яисә гамәлең белән якыннарыңны рәнҗетәсең. Рәнҗү, үпкә, кыерсытулар, шушы кадаклар сыман, аларның йөрәкләренә кадалып, тирән эз калдыра. Соңыннан үкенеп гафу үтенсәң дә яра эзләре мәңгегә калырга мөмкин. Шуңа күрә үзеңне: "Гафу үтенермен дә бар да җайланыр", - дип юатма. Тормышыңда соңыннан үкенерлек гамәлләр кылырга тырышма, кешеләрне кыерсытма, рәнҗетмә".
    Категория: Әхлак дәресләре | Өстәде: Рәдинә (30.06.2011) | Авторы: Рәдинә СӘРВӘРОВА тәрҗемәсе
    Карап алулар: 991 | Тегилар: Әхлак дәресләре | Рейтинг буенча: 4.6/5
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри