Конференциянең максатлары һәм бурычлары
Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын киңрәк
өйрәнү һәм пропагандалау;
яшь буында толерантлык, патриотизм хисләре
тәрбияләү һәм үстерү;
Туфан Миңнуллин әсәрләрен киңрәк өйрәнү һәм
алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү
һәм аларны бүләкләү.
Конференциядә катнашу
тәртибе
Конференциядә
Нигезләмә шартлары буенча билгеләнгән вакытка кадәр гариза (Кушымта 1) белән
фәнни-гамәли һәм иҗади эшен җибәргән, Татарстан Республикасы урта һәм өстәмә
белем бирү оешмаларында белем алучы 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Фәнни-гамәли һәм иҗади эшләрдә Туфан Миңнуллин әсәрләрен, публицистик язмаларын
һ.б. төп чыганаклар итеп кулланырга мөмкин.
Фәнни-гамәли
һәм иҗади эшләр 5 номинация буенча билгеләнә.
1. Шигърият. "Сөй гомерне, сөй халыкны...”
Укучылардан
үзләре иҗат иткән поэзия жанрындагы әсәрләр (шигырь, поэма һ.б.) кабул ителә.
2. Журналистика. "Кызыл тышлы дәфтәрдән”.
Журналистик
язмаларның (мәкалә, интервью, репортаж, хат һ.б.) тематикасы ирекле.
Журналистик
язмаларның күләме Times New Roman, 14 кегель, 1,5 интервал белән 5-7 биттән
артмаска тиеш.
3. Драматургия. "Театр яктылыкка, нурга
илтә!..”
а) Укучылардан үзләре иҗат иткән
драматургия жанрындагы әсәрләр кабул ителә.
Драма
әсәрләренең күләме Times New Roman, 14 кегель, 1,5 интервал белән 5-7 биттән
артмаска тиеш.
б)Туфан Миңнуллин иҗат иткән драматургия
жанрындагы әсәрдән бер өзекне сәхнәләштерү. Регламенты 15-20 минут.
4. Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр.
"Үзем сайлаган язмыш”.
Конференциядә
катнашучылардан Туфан Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты буенча фәнни тикшеренүләр
кабул ителә.
Фәнни эшләр
презентация рәвешендә булырга мөмкин.
Фәнни
эшләрнең күләме Times New Roman, 14 кегель, 1,5 интервал белән 10 биттән
артмаска тиеш.
5. "Утырып уйлар уйладым”.
Конференциянең
йомгаклау этабында
"Туфан Миңнуллин иҗатында – хатын-кыз”,
"Хәзерге заман шартларында кызларга милли
тәрбия бирүнең әһәмияте”,
"Милли
мәгариф оешмаларында яшьләрне тәрбияләү алымнары” һ.б. темаларга багышланган Түгәрәк
өстәл оештырыла. Түгәрәк өстәлдә катнашу өчен Татарстан Республикасы урта һәм
өстәмә белем бирү оешмаларында эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан,
өстәмә белем бирү педагогларыннан, тәрбия эшләре буенча белгечләрдән кызыклы
тәкъдимнәр, идеяләр, фәнни-иҗади эшләр кабул ителә.