Пәнҗешәмбе
18.01.2018
11:05
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Бәйгеләр [25]
Фәнни-гамәли конференцияләр [11]
Яңалыклар [25]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » 2012 » Август » 13 » ТАТАР ТЕЛЕ hӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА
    22:30
    ТАТАР ТЕЛЕ hӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА
          Россия Федерациясендәге һәм ерак һәм якын чит илләрдәге хөрмәтле коллегалар, укучылар, студентлар! Сезне татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашырга чакырабыз
          Татарстан Республикасының 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә булышу өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан, татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрелә.
          Олимпиада программасында түбәндәгеләр каралган:
          · 26 июльдән 13 сентябрьгә кадәр катнашучыларны КФУның abiturient.kpfu.ru порталында регистрацияләү;
          · Беренче (сайлап алу) тур (татар телен, тарихын, традицияләрен һәм татар халкы мәдәниятен белү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, интернет-тест уздыру) – 2012 елның 14 сентябреннән 18 сентябренә кадәр. Интернет-тест мәктәп/вузларның компьютер класслары яки катнашучыларның "өй” компьютерлары базасында читтән торып үткәрелә. (Тестта катнашу һәм регистрация этаплары буенча кулланма-инструкция КФУ ның abiturient.kpfu.ru порталында 26 июльгә кадәр эленеп торачак);
          · Икенче тур – 2012 елның 19 октябреннән 20 октябренә кадәр. Икенче тур сайлап алу туры (интернет-тест) нәтиҗәләре буенча үткәрелә. Икенче турга үткән катнашучылар исемлеге, 2012 нче елның 20 нче сентябренә кадәр abiturient.kpfu.ru порталында һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында http://mon.tatarstan.ru урнаштырылачак; 
           Икенче тур түбәндәге этаплардан тора:
    - телдән сөйләм конкурсы;
    - татар теле һәм әдәбиятына, татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә караган биремнәрне һәм тәкъдим ителгән темага эссе язуны үз эченә алган язмача конкурс;
    - башкару осталыгы конкурсы (татар җырлары һәм биюләре, сәнгатьле сөйләм);
    - туган ил яки яшәү урыны белән таныштыру конкурсы (презентация, видеоматериаллар рәвешендә һ.б.)
          Катнашу шартлары:
          · Россия Федерациясе субъектларында яшәүче 9, 10, 11 сыйныф укучылары, студентлар, ерак һәм якын чит илләрдәге укучылар, студентлар Олимпиадада катнаша ала (14-25 яшьләрдәге).
          · Конкурста катнашу өчен катнашучы КФУның abiturient.kpfu.ru порталында үзе регистрация үтәргә тиеш.
          · Олимпиаданың икенче турында җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнарына һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачаклар. Олимпиаданың икенче турында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Олимпиадада катнашучыларның һәрберсенә катнашучы сертификаты биреләчәк.
          Контактлар: (843)292-27-74, 292-59-93
          Конкурсны оештыру комитеты: (843) 292-27-74, 292-59-93
          КФУ ның техник ярдәм бүлеге: (843) 238-77-11
          e-mail: rt.test@ksu.ru
          
          Чыганак: http://ilhamgazite.ru/
    Категория: Бәйгеләр | Карап алулар: 1996 | Өстәде: Рәдинә | Рейтинг буенча: 0.0/0
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Август 2012  »
    ДСЧПҖШЯ
      12345
    6789101112
    13141516171819
    20212223242526
    2728293031

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри