Сишәмбе
21.08.2018
11:32
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Бәйгеләр [25]
Фәнни-гамәли конференцияләр [11]
Яңалыклар [25]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » 2012 » Гыйнвар » 4 » "ТАТАР ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯСЕ: ПРОБЛЕМАЛАР hӘМ ПЕРСПЕКТИВАЛАР"
    23:56
    "ТАТАР ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯСЕ: ПРОБЛЕМАЛАР hӘМ ПЕРСПЕКТИВАЛАР"

        Казанда 21 нче февральдә "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына III республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтәчәк.
        Конференциядә фикер алышулар түбәндәге темаларга була: татар лингвокультурологиясе мәсьәләләре: теория һәм практика; телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше; телдә милли характерның чагылышы; тәрҗемәдә лингвокультурологик проблемалар; фольклор теленең этник үзенчәлекләре; татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәте чагылышы; югары (урта махсус) һөнәри белем бирү һәм төбәк мәдәнияте; тел берәмлекләренең этимологиясе һәм тарихы; лексикография һәм фразеографиядә лингвокультурология проблемалары; лексикада милли-мәдәни үзенчәлекләр; телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы; телара багланышлар нәтиҗәсе буларак алынмалар; телләрне чагыштырма планда (татар-инглиз, татар-немец, татар-рус, татар-чуваш, татар-мари, татар-удмурт һ.б) өйрәнү тәҗрибәсе; җирле сөйләшләрдә милли менталитет чагылышы; телара багланышларда китапханә, музей һәм театрның роле һ.б.
        Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасы гомуми урта (9-11 сыйныфлар), махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларны әлеге конференциядә катнашырга чакыра. Конференциядә бүгенге көндә теоретик һәм гамәли яктан зур әһәмияткә ия булган лингвокультурология, телара багланышлар һәм тәрҗемә мәсьәләләре, этнопсихология һәм социология проблемалары белән шөгыльләнүчеләр катнашыр дип көтелә. Конференция татар телендә барачак.
        Филология һәм культурология арасында нәтиҗәле диалог булдыру юлларын эзләүне, филология һәм культурологиянең үзара хезмәттәшлеге нигезендә туган проблемаларны һәм перспективаларны билгеләүне, аерым фәннәрнең кисешү нокталарын һәм теоретик-методологик аермаларын ачыклауны югары, махсус урта һәм гомуми урта белем бирү йортларында укучыларны уртак проблемалар буенча тәҗрибә уртаклашуга тартуны максат иткән әлеге чара кысаларында түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре, тренинглар үткәрү планлаштырыла, мәдәни чаралар да каралган.
        Оештыручылар хәбәр итүенчә, конференциядә катнашу өчен гариза һәм материалларны 30 гыйнварга кадәр җибәрү сорала.
        Материалларны түбәндәге таләпләр буенча эшләргә: Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, барлык яктан да 2 шәр см урын калдырыла, текст кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп башлана, юллар арасы - 1,5; сылтамалар текст эчендә квадрат җәяләрдә бирелә: [Зәкиев 2005: 67]. Файдаланылган әдәбият исемлеге текст ахырында алфавит тәртибендә языла. Текст эчендәге тел материалы, мисаллар бары тик курсив белән генә аерылырга тиеш. Материалның күләме 2-3 бит.
        Материалларны почта яки электрон адрес буенча җибәрергә була. Хатлар өчен адрес: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, КФУ, гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасына (конференциягә). Электрон адрес: 2011kolil@mail.ru һәм телефон: (843) 2926831.
        Чыганак: http://belem.ru
    Категория: Фәнни-гамәли конференцияләр | Карап алулар: 2077 | Өстәде: Рәдинә | Рейтинг буенча: 3.5/2
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Гыйнвар 2012  »
    ДСЧПҖШЯ
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри