Сишәмбе
24.04.2018
21:13
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Бәйгеләр [25]
Фәнни-гамәли конференцияләр [11]
Яңалыклар [25]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » 2013 » Март » 15 » ТАБИГАТЬ - ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ
    22:46
    ТАБИГАТЬ - ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ
    Республикакүләм иншалар бәйгесе Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы игълан ителү уңаеннан, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
                                                Максаты hәм бурычлары
    · әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү;
    · укучыларда экологик культура формалаштыру һәм аны үстерү;
    · сәләтле балаларны ачыклау hәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру;

                                                      Катнашучылар
         Республикакүләм иншалар бәйгесендә гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-8 нче сыйныф укучылары катнаша.

                                   Бәйгене үткәрү шартлары hәм тәртибе
         Укучылар бәйгедә "Табигать – туган йортыбыз» дигән темага татар телендә язылган иншалары, нәсерләре белән катнаша ала.
         Бәйге 20 нче марттан алып, 2013 нче елның 15 нче маена кадәр үткәрелә. Бәйгегә җибәрелгән иншалардан иң әйбәт дип табылганнары "Илhам” электрон газетасында (http://ilhamgazite.ru/ ) hәм "Көмеш кыңгырау” газетасында урын алачак.
         Каяндыр күчерелгән эшләр бәйгедә катнашмый. Иншалар плагиатка тикшереләчәк.
         Иншалар татар телендә кабул ителә. Иҗади эшнең күләме 2 басма биттән артмаска тиеш.
         Иншалар киредән авторларга җибәрелми, аларга бирелгән рецензия күрсәтелми.
     
                                                Иншаларга таләпләр
    · иҗади эшләр темага туры килергә hәм аны тулысынча ачарга тиеш;
    · укучының шәхси фикере тоемлансын;
    · экологик проблемаларны чишү юлларына укучының иҗади якын килүе сорала;
    · иҗади эштә грамматик хаталар булмаска, стилистик яктан камиллек сакланырга тиеш.

                                               Бәйгене оештыручылар
    1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
    2. Яр Чаллы шәhәре мәгариф идарәсе
    3. Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат
    4. "Илhам” электрон газетасы (http://ilhamgazite.ru/)
    5. "Көмеш кыңгырау” газетасы

                                          Бәйгедә катнашу өчен гариза
         Укучыларның иншалары гариза белән бергә gazeta-ilham@mail.ru адресына 1 нче майга кадәр кабул ителә. 

                                                   Гариза тәртибе:
    · Укучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме
    · Уку урыны, сыйныфы
    · Туган көне, елы
    · Укытучысының исем-фамилиясе, әтисенең исеме
    · Укытучысының эш урыны, вазифасы
    · Элемтә өчен телефон, адрес
    · Электрон почта Йомгаклау, бүләкләү
         Иншаларга жюри әгъзалары биргән бәяләмәләр беркайда да басылмый, эшләр яңадан тикшерелми.
         Язмалары "Илhам” электрон газетасында, "Көмеш кыңгырау” газетасында басылган инша авторларына гына әлеге бәйгедә катнашкан өчен сертификат электрон вариантта җибәреләчәк.
         Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак. 
     
    Чыганак: http://ilhamgazite.ru  
    Категория: Бәйгеләр | Карап алулар: 2573 | Өстәде: Рәдинә | Тегилар: Иншалар бәйгесе | Рейтинг буенча: 0.0/0
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Март 2013  »
    ДСЧПҖШЯ
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри