Пәнҗешәмбе
18.01.2018
11:04
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Бәйгеләр [25]
Фәнни-гамәли конференцияләр [11]
Яңалыклар [25]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » 2011 » Ноябрь » 17 » "ШИГЪРИ САБАНТУЙ"ГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
    01:28
    "ШИГЪРИ САБАНТУЙ"ГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
    Шигъри Сабантуй           Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге каршында эшләп килгән "Әллүки” иҗат түгәрәге "Шигъри Сабантуй” фестивале үткәрә.
           "Шигъри Сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге бәйгедә катнашып, үзен сынап карый ала. Быелгы бәйге татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган.
            Конкурста вуз студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да катнаша ала.
           "Шигъри Сабантуй” программасында Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен белү буенча командалар ярышы, аның шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе, "Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” дип аталган тәнкыйтьчеләр клубы утырышы һәм "Шигъри Сабантуй” шигырь бәйгесенә йомгак ясау каралган.
            "Шигъри Сабантуй”да катнашу өчен үзегез иң матур, иң камил дип тапкан иҗат җимешләрегезне (кимендә 3 шигырь) һәм үзегез турында киңәйтелгән белешмәне (автобиографияне) allyki@rambler.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Шигырьләр 30 нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә. Белешмәдә түбәндәге мәгълүматларның булуы мәҗбүри:
         1. ФИӘи (ФИО);
         2. Туган елыгыз;
         3. Кайда белем аласыз;
         4. Татар теле һәм әдәбияты укытучыгызның исеме (мәктәп укучыларына);
         5. Иҗатның кайсы төре белән кызыксынасыз;
         6. Үзегез турында әйтергә кирәк дип тапкан мәгълүмат;
         7. Элемтә өчен телефон номеры (шәһәрара номер булганда, кодларны күрсәтү мәҗбүри).
            Казаннан еракта яшәп, Сабантуйга килә алмаганнар өчен читтән торып катнашу мөмкинлеге бар. Бу очракта хатыгызны "Ерактан торып...” конкурсына дип тамгалау мәҗбүри.
            Бәйгенең төгәл программасы белән allyki.ru сайтында таныша аласыз.
    Категория: Бәйгеләр | Карап алулар: 1553 | Өстәде: Рәдинә | Рейтинг буенча: 0.0/0
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Ноябрь 2011  »
    ДСЧПҖШЯ
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    282930

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри