Чәршәмбе
21.02.2018
16:27
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Бәйгеләр [25]
Фәнни-гамәли конференцияләр [11]
Яңалыклар [25]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » 2012 » Гыйнвар » 21 » МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ ТУУЫНА 106 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ КОНФЕРЕНЦИЯ
    22:08
    МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ ТУУЫНА 106 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ КОНФЕРЕНЦИЯ
         Республикакүләм фәнни-гамәли конференция Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
        
    Максаты һәм бурычлары: ·
    •        Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнүне дәвам итү;
    •      укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; 
    •    укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү;  
    •     фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү;
    •      сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру.
    Катнашучылар
         Муса Җәлил исемендәге республикакүләм конференция эшчәнлегендә гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары катнаша.
     
    Фәнни-гамәли конференцияне үткәрү шартлары һәм тәртибе
     
         Конференция 2012 нче елның 28 нче февралендә Сарман муниципаль районы икенче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбендә үткәрелә.
         Укучы үзе сайлаган темага чыгыш әзерли (эзләнү эше, конкрет методика белән эшкәртелгән практик яки эксперименталь материал булырга мөмкин).
    Эшләр эзләнү формасында түбәндәге юнәлешләрдә дә булырга мөмкин:
    • татар филологиясе;  рус филологиясе;
    • математика, физика;
    • туган якны өйрәнү;
    • чит телләр (эш инглиз һәм рус телендә языла);
    • география, экология; 
    • биология, химия;
    • валеология;
         Татар һәм рус филологиясе секцияләренә килгән эшләр Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалауга багышлана. Башка юнәлешләр өчен тема ирекле.
         Эшләр татар һәм рус телләрендә була ала, текстның күләме 8 басма биттән артмаска тиеш. Эзләнү эшендә күрсәтмә материаллар (рәсем, схема һәм карта, таблица, фоторәсемнәр) булырга мөмкин, күләме 5 бит.
         Конференциядә чыгыш ясау вакыты 5 минут. Укучы шушы вакыт эчендә эчтәлекне ачып, төп фикерләрен күрсәтеп бирә белергә тиеш. Компьютер презентациясе хуплана (булуы мәҗбүри түгел).
         Эшләр (электрон вариантта) заявка белән бергә 2012 елның 20 нче февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрелә. 423468 ТР, Сарман районы, Җәлил бистәсе, Әхмәдиев урамы, 23 йорт, 2нче урта мәктәп.
        Электрон адрес: dzalilsch2@mail.ru
     
    Гариза үрнәге
     
    Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган реcпубликакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен гариза
    Чыгышның темасы___________________________________________________________
    Катнашучының Ф.И.Ә.и. (тулысынча) ___________________________________________
    Укыган урыны, сыйныфы___________________________________________________________
    Фәнни җитәкченең Ф.И.Ә.ис._______________________________________________________
    Телефон, адрес___________________________________________________________________
    Чыгыш ясау өчен кирәкле техник чаралар___________________________________________________________
     
    Чыганак: raushania.ucоz.ru
    Категория: Фәнни-гамәли конференцияләр | Карап алулар: 2612 | Өстәде: Рәдинә | Тегилар: РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ КОНФЕРЕНЦИЯ | Рейтинг буенча: 0.0/0
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Гыйнвар 2012  »
    ДСЧПҖШЯ
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри