Шимбә
15.12.2018
05:12
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Бәйгеләр [25]
Фәнни-гамәли конференцияләр [11]
Яңалыклар [25]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » 2012 » Гыйнвар » 20 » "МИН ТУГАН ТЕЛЕМДӘ СӨЙЛӘШӘМ"
    00:28
    "МИН ТУГАН ТЕЛЕМДӘ СӨЙЛӘШӘМ"
         Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү йортларында белем алучылар өчен иҗади бәйге үткәрелә.
         Бәйгенең максаты – укучыларда татар филологиясенә карата кызыксыну уяту, татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләр белән эшләү, аларга ФСИ да белем алу мөмкинлекләре турында мәгълумат бирү.
         Бәйге читтән торып уздырыла. Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2012 елның 19 нче февралендә Абитуриентлар көнендә оештырыла.
         Иҗади бәйге өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә:
    1. Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүче яңа гасыр галиме: минем караш.
    2. Татар телле хокук белгече – заман таләбе.
    3. Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш?
    4. Яңа заман башлангыч сыйныф укытучысы: минем күзаллавым.
    5. Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсъәләләре.
    6. Компьютер татарчага тәрҗемә итә аламы?
    7. Интернеттагы татар сайтлары: тел үзенчәлекләре.
    8. Татар бүлеген тәмамлап, шагыйрь (язучы) буласым килә.
    9. Татар бүлеген тәмамлап, дәүләт эшлеклесе булырга телим.
    10. Татар бүлеген тәмамлап, "Сәләт”тә эшлисем килә.
    11. Татар бүлеген тәмамлап, телевидение йолдызы булам.
         Бәйге нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылачак.
         Иҗади эшне түбәндәге таләпләргә нигезләнеп эшләргә: Тimes New Roman шрифты, 14нче кегль, барлык яктан да 2 см кыр, юллар арасы – 1,5. Материалның күләме – 2-3 бит.
         Катнашучыларның эшләре һәм үзләре турында мәгълүмат (кушымта 1) түбәндәге адрес буенча җибәрелә: gulfiarasilevna@mail.ru
     
    Кушымта 1
    Гариза үрнәге
     
     

    Укучы

    Мәктәп номеры

    Укытучы

    Эшнең темасы

    Укучының адресы, индексы, моб. телефоны

    Укытучының (укучының) шәхси электрон адресы

    Хәсәнова Сәрия Раиф кызы

    Буа районы Килдураз урта мәктәбе

    Ханнанова Рамилә Исмәгыйль кызы

    Татар бүлеген тәмамлап, шагыйрь (язучы) буласым килә

    Буа районы Килдураз авылы

     
     
    Кушымта 2
     
     
    Иҗади эшне башкару формасы
     
    ТЕМА
    Гарипова Сәрия Рәис кызы
     Арча районы Кәешкүл урта мәктәбе, 11 сыйныф
    Җитәкче: Сәмигуллина Галия Иршат кызы
     
     
             Чыганак: http://belem.ru
    Категория: Бәйгеләр | Карап алулар: 3378 | Өстәде: Рәдинә | Рейтинг буенча: 0.0/0
    Барлык фикерләр: 2
    2 Рәдинә   (14.02.2012 22:39)
    Теләкләреңне, хыялларыңны тормышка ашырырга язсын! Уңышлар сиңа, Айдар!

    1 Сибгатуллин Айдар Айрат улы   (13.02.2012 23:27)
    Татар телен hэм эдэбиятын эйрэнуче яна гасыр галиме : минем караш ................................................................................. ....................................... Сибгатуллин Айдар Айрат улы
    Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мэктэбе , 10 сыйныф
    Житэкче : Сэнгатуллина Люция Хайрулла кызы
    Казан ( Идел буе ) федераль университеты филология hэм сэнгать институтынын татар филологиясе булегендэ . « Мин туган телемдэ сэйлэшэм » исемле ижади эшлэр бэйгесе оештырылуы турында эйткэч укытучым , мин дэ кулыма калэм алырга булдым . Мин узем 10 нчы сыйныф укучысы , килэсе елга татар теленнэн янача имтихан бирергэ жыенам – БДИ тэртибендэ . Рус сыйныфында укуыма карамастан , мин татар телен дэ бик телэп hэм яратып эйрэнэм . Эйдэ , сыйныфымда мин сыйныфташларым белэн татар телендэ генэ аралашам . 11 тема арасыннан мин « Татар телен hэм эдэбиятын эйрэнуче яна гасыр галиме : минем караш » дигэн беренче темага тукталдым . Тукталдым да уйга калдым . Еш кына укытучым Сэнгатуллина Люция Хэйруловна эдэбият дэресенэ керэме , татар теле дэресенэ керэме , менэ шушы шигырь юлларын укый . Мин инде аны ятлап бетердем .
    Еллар уткэн саен кэн узгэрэ ,
    Яшьлек еллар артта калалар .
    Институтта укыган елларым искэ тэшеп ,
    Йэрэгемэ утлар салалар …
    Шуннан ул бер-бер артлы узен укыткан укытучыларын санап китэ . Эле хэзергесе вакытта да белем таратулары турында горурланып сэйли . Алар : Роза Эмин кызы , Флера Экрам кызы , Фэрит Хатип улы , Рузэл Абдулла улы , Фуат Галимулла улы , эле куптэн тугел генэ лаеклы ялга киткэн Марат Сэгыйть улы ( якташыбыз , горурлыгыбыз ) , алар арасыннан мэрхумэлэрен дэ атап утэ ул : Зэhрэ апа , Мэдинэ апа , Клара апа , ул . Алар турында сэйлэгэндэ кузлэрендэ очкыннар кабына , горурлык кичерэ . « Менэ мине кемнэр укытты » , - дигэн сыман йэзендэ сизелэ . Менэ алар чын галимнэр , ХХI гасыр галимнэре , купме студентны укытып , укытучылар , фэн кешелэре тэрбиялэгэннэр алар , ди ул .
    Бугенге кэндэ куп кенэ ата-аналар ул – кызларын экономика , юридик факультетларга укырга кертергэ тырышкан вакытта ул узенен кызы Сэнгатуллина Роза Рафаилованын КФУга укырга керуенэ каршы килмэгэн . Аны тэмамлап аспирантурада калуына да борчылмаган , филология булеге кандидаты булып , хэзергесе вакытта икенче баласы белэн декрет ялында . Ул укытучымнын кызы гына тугел , э укучысы . Фатих кэримнен « Кынгыраулы яшел гармун » поэмасын эйрэнгэндэ Фуат абый Галимуллины искэ тэшермичэ , ничек итеп анын матур , аык , аhэнле тавыш белэн жырлап , сэйлэулэрен эле бугенгесе кэндэ дэ искэ ала . Конспект тэзи башласак , Марат абый Сэгыйтевнен , чиста , пэхтэ , тулы итеп , тэсле каралар кертеп язган эшлэрне курсэ , автомат зачет , имтихан алган вакытларын узе бер бэйрэм кэн иде дип искэ ала . Фуат абыйнын матур тавыш белэн шигырьлэр укуын гына тугел , э мавыктыргыч итеп эсэрлэр сэйлэве турында да еш искэ ала , менэ шундый була ул чын укытучылар , галимнэр , ди . Профессор Мирфатыйх Зэкиев турында да жылы истэлеклэр сэйли . Марат Абрарович белэн экспедициялэрдэ йэргэн вакытларын искэ алса , Рузэл Абдуллажанович белэн беренче практика уткэн вакытларын … Менэ шул вакытта без мен тэрле сораулар биреп , кызыксынып китеп , безнен дэ тизрэк усэсе , мэктэпне тэмамлап , студент буласыбыз килэ . Шундый галимнэр кулы астында укыйсы , фэн дэньясына чумасыбыз килэ . Укытучым сэйлэгэннэрдэн чыгып укытучыларны галим hэм галимнэрне , яна гасыр галимнэрен , менэ шундый булырга тиешлэр дип уйлыйм да инде . Зур унышлар , озын гомер аларга , алар мине эле белмэсэлэр дэ . Бэлки шунда укырга мина да насыйп булыр , иншалла .

    Укычынын Ф.И.О. , сыйныфы Мэтэп (номеры ) Укытучынын Ф.И.О. Эшнен темасы Укучынын адресы , индексы , моб. телефоны Укытучынын hэм укучынын шэхси электрон адреслары
    Сибгатуллин Айдар Айрат улы , 10 Б сыйныф укучысы Кайбыч районы , Олы Кайбыч урта мэтэбе Сэнгатуллина Люция Хайрулла кызы Татар телен hэм эдэбиятен эйрэнуче яна гасыр галиме : минем караш Кайбыч райны , Кече Кайбыч авылы ур. Лесная 1 , 89375245942 21-4-91

    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Гыйнвар 2012  »
    ДСЧПҖШЯ
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри