Чәршәмбе
21.02.2018
16:32
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Бәйгеләр [25]
Фәнни-гамәли конференцияләр [11]
Яңалыклар [25]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » 2012 » Май » 18 » "КОЛ ШӘРИФ ОНЫКЛАРЫ" - 2012
    01:25
    "КОЛ ШӘРИФ ОНЫКЛАРЫ" - 2012
              16  нчы май көнне "Чишмә” халыклар дуслыгы йортында шәһәребездә инде бишенче тапкыр уздырылучы "Кол Шәриф оныклары” бәйгесенең финал уены булды. Аны "Сәләт-Чаллы” яшьләр оешмасы вәкилләре Кол Шәриф мәчете, Яр Чаллы мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрә. Бәйгенең төп максаты – яшь буынны зыялы, гайрәтле һәм иң мөһиме – рухи яктан бай итеп тәрбияләү.
              Быелгы бәйгенең сайлап алу турында 300гә якын укучы катнашты. Егетләр ике ай дәвамында әхлакый, интеллектуаль, иҗади биремнәр башкардылар, спортта үзләрен сынадылар. Финалистлар исә Казанга сәяхәт итеп, Җәүдәт Сөләйманов, Фаяз Хуҗин кебек зур академиклар һәм дин галиме, Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс белән очраштылар. Шулай ук КФУның Чаллы филиалына (элекке ИНЭКА) экскурсиягә барып, автомобильнең үзенчәлекләре белән таныштылар.
              Суперфиналга алты егет үтте, алар арасында дүртесе – Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат укучылары. Радик Гафиатуллин "Иң милли җанлы онык”, Раил Сәхәбиев "Иң әдәпле онык”, Илдар Котдусов "Иң зирәк онык”, Артур Хөсәенов "Иң батыр онык” исемнәренә лаек булдылар. Ике егет – М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядән ("Иң ярдәмчел онык” Рөстәм Хөснуллин һәм "Иң тырыш онык” Булат Шәмсуров).   
             Суперфиналистлар милли мәкальләребезне белү, Тукайның "Туган тел” шигырен үзенчәлекле итеп дәвам итүдә ярыштылар. Кызыклы экскурсияләрдә җыйган гыйлемнәрен сынаучы "Исемдә калганнар” викторинасында тарихыбызга, мәдәниятебезгә кагылышлы һәм техник сорауларга җавап бирделәр. Тизлеккә форсунка дигән машина детален җыйдылар. Топ-спикер биремендә "Җәннәт – әниләрнең аяк астында” темасын ачыкладылар. Шулай ук егетләрнең өйдә әзерләнгән социаль видеоязмалары күрсәтелде һәм бәяләнде. Беренчелеккә Г.Акыш исемендәге 84нче лицей укучысы Раил Сәхәбиев иреште һәм Кол Шәриф мәчетенең махсус бүләге – тау велосипедына ия булды. Барлык суперфиналистларга "Сәләт-Чаллы” җәйге аланында ял итү өчен ташламалар бирүче сертификатлар тапшырылды.
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1289 | Өстәде: Рәдинә | Рейтинг буенча: 0.0/0
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Май 2012  »
    ДСЧПҖШЯ
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28293031

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри