Пәнҗешәмбе
18.01.2018
11:08
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Бәйгеләр [25]
Фәнни-гамәли конференцияләр [11]
Яңалыклар [25]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » 2012 » Май » 17 » “ХАЛКЫМ ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘР ИДЕМ?!" ИНШАЛАР БӘЙГЕСЕНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ
    20:21
    “ХАЛКЫМ ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘР ИДЕМ?!" ИНШАЛАР БӘЙГЕСЕНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ
             "Сәләт-Чаллы” балалар һәм яшьләр оешмасы "Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясе белән берлектә инде икенче ел рәттән "Халкым өчен нәрсә эшләрмен?” иншалар бәйгесен үткәрә. Аның максаты – яшь буынны милләт язмышы, илебез язмышы турында уйландыру, халкыбызның асыл егет-кызлары итеп тәрбияләргә тырышу. Быел бәйгедә 50гә якын бала катнашты. Иҗат җимешләрен Татарстаныбызның төрле төбәкләреннән җибәрделәр: Чаллы, Мөслим, Актаныш, Сарман, Арча, Чирмешән, Чистай.
             Укучыларның иншаларында милләтебезнең рухи һәм физик сәламәтлеге, татар авылының бүгенге аянычлы хәле, табигать чисталыгы һәм башка мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Яшьләребезне иң борчыган проблема – туган телебезнең дәрәҗәсе.
             Бәйгебездә катнашучы барча балаларның да ният-уйлары изге, ихлас. Өлкән сыйныф укучылары белән беррәттән 4-6нчы сыйныф укучыларының да шундый җитди бәйгедә катнашуы, тирән фикерләр белдерүе бик сөенечле.
             Гомумән, конкурсантларыбыз арасында иң-иңнәрне сайлау бик авыр булды. Озак киңәшләшкәннән соң, шундый нәтиҗәләргә килдек. Беренче урынга Чаллының 29 нчы гимназиясендә белем алучы 8 сыйныф укучысы Алинә Сираҗетдинова лаек булды. Икенче урында – Арчалылар: В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Гүзәл Хөсәенова һәм Наласа урта гомуми белем мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Камилә Насыйбуллина. Өченче урынны да ике кеше бүлеште: Мөслим урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Зөһрә Латыйпова һәм Актаныш районы Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Ләйлә Гарипова.
             Җиңүчеләрнең һәм кайбер катнашучыларның иншалары, "Көмеш кыңгырау” газетасы битләрендә тулаем басылыр.
    Бәйге нәтиҗәләре "Көмеш кыңгырау” газетасының киләсе санында басылып чыгачак. Шуннан соң конкурсантлар белән очрашу узачак, ерак төбәкләрдә яшәүче укучыларыбызга, Алла бирсә, бүләкләребез хат аша барып ирешер.
             Халкыбыз турында фикерләп язган һәр балага, шулай ук бәйгене оештыруда ярдәм иткән барча укытучыларга, мәктәп җитәкчеләренә, "Көмеш кыңгырау” газетасы мөхәррире Факил абый Сафинга тирән рәхмәтләребезне белдерәбез. Күңелләребез, гамәлләребез һәрвакыт изгелектә булсын. Берләшеп халкыбызның, илебезнең, кешелекнең бәхете өчен тырышыйк!
             Ихтирам белән, "Сәләт-Чаллы” вәкилләре
    Категория: Бәйгеләр | Карап алулар: 1788 | Өстәде: Рәдинә | Рейтинг буенча: 0.0/0
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Май 2012  »
    ДСЧПҖШЯ
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28293031

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри