Пәнҗешәмбе
14.12.2017
15:58
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
»

ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Бәйгеләр [25]
Фәнни-гамәли конференцияләр [11]
Яңалыклар [25]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » Яңалыклар

         Федераль дәрәҗәдә "Сәләтле балалар" концепциясен эшләү дәвам итә - ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз алдында тота.
         Шулай итеп, 2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өстәмә ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл мәктәпләренә сәләтле балалар белән эшләү өчен акча биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә "Российская газета” басмасы.
         Ә безгә ышанасы hәм көтәргә кала...
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1260 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 31.03.2012 | Фикерләр (0)

    Сайтның даими кунаклары - хөрмәтле ханымнар hәм туташлар!
    Сезне барыгызны да язның гүзәл бәйрәме - 8 Март белән котлыйм. Эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, гаиләләрегездә татулык, бәрәкәт булуын телим. Йөзләрегездән елмаю китмәсен, hәрчак сөенеп, сөеп hәм сөелеп яшәргә язсын!
    Бәйрәм белән!
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1454 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 08.03.2012 | Фикерләр (0)

        21 нче февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән әлеге бәйрәмне ел да үткәрү шәhәребездә дә матур бер традициягә әверелде.
        Кичә 1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда "Туган тел фестивале” үтте. Фестивальдә якшәмбе мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар үзләренең ана телендә чыгыш ясадылар. 10 нчы тапкыр үтүче әлеге фестивальдә туган телнең матурлыгы, аhәңе 14 телдә яңгырады: "Без бергә – тату гаилә” девизы белән башкорт, әрмән, немец, яhүд, чуаш, мари, төрекмән h.б. телләрдә сәламләделәр алар тамашачыларны. Җыр-бию, нәфис сүз, халык авыз иҗаты әсәрләрен сәхнәләштереп, тамашачыларны күңелле ял иттерделәр.< ... Алга таба укырга »
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1892 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 22.02.2012 | Фикерләр (0)

    Бүген Казан шәhәренең Совет районында урнашкан 171 нче мәктәбендә Республикабызның белем бирү учреждениеләре арасында V тапкыр үтүче интернет-сайтлар бәйгесенә йомгак ясалу тантанасы булып узды. Тантанага 5 төрле номинациядән  финалга үткән 46 мәктәп сайтлары хуҗалары чакырулы иде. 
    Бүләкләү тантанасы 171 нче мәктәп укучылары әзерләгән бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйгенең җиңүчеләренә Димломнар, калган финалистларга Грамоталар тапшырылды.
    Безнең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат сайты "Иң технологик сайт" номинациясендә II дәрәҗә Дипломга лаек булды. Ә "Туган телем - иркә гөлем" сайты методик яктан үзенчәлекле эчтәле ... Алга таба укырга »
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1324 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 08.02.2012 | Фикерләр (0)

    Хөрмәтле дусларым, сайт кунаклары һәм кулланучылар! 
    Берничә сәгатьтән Җиребезгә өр-яңа ел аяк атлый. Үзе белән бары тик шатлык-сөенечләр, киң, якты офыклар, зурдан-зур уңышлар алып килсен 2012 нче ел. Җиребез тыныч, офыкларыбыз аяз булсын. hәрбарчабызны саулык-сәламәтлек ташламасын, йортларыбыз ишекләрен кайгы җиле какмасын. Гаиләләребездә сөенеп, муллык-бәрәкәттә яшәргә язсын.
    Бәйрәм белән, дуслар!
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1533 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 31.12.2011 | Фикерләр (0)

            Узган атнаның пәнҗешәмбесендә, ягъни 15 нче декабрь көнне, шәhәребездә узып баручы Габдулла Тукай елына йомгак ясалды. Шул уңайдан шагыйрь hәйкәленә чәчәкләр салу оештырылды. Әлеге тантаналы чарада җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, укытучылар, студентлар hәм укучылар катнашты.
            Ә кич белән 1 нче санлы шәhәр балалар hәм яшьләр иҗат сараенда "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай ... Алга таба укырга »
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1506 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 18.12.2011 | Фикерләр (0)

    « 1 2 3 4 5 »
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Декабрь 2017  »
    ДСЧПҖШЯ
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2017
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри