Пәнҗешәмбе
18.01.2018
11:05
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Бәйгеләр [25]
Фәнни-гамәли конференцияләр [11]
Яңалыклар [25]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » 2011 » Июль » 30 » ГАРӘП КАЛЛИГРАФИЯСЕ БУЕНЧА ГОМУМРОССИЯ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ
    20:32
    ГАРӘП КАЛЛИГРАФИЯСЕ БУЕНЧА ГОМУМРОССИЯ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ
         
         Кавказ халыклары университеты Гомумроссия күләмендәге Гарәп каллиграфиясе ачык конкурсын ачык дип белдерде. Әлеге конкурста Башкортстан, Ингушетия, Ставрополь,Чечен республикасы, Татарстан, Мәскәүдән һәм башка Россия регионнарыннан һәр ел саен актив катнашып киләләр. Быел ул 9нчы тапкыр уздырыла, шул уңайдан Гомумроссия Гарәп каллиграфиясе конкурсының оештыручылары, татарстанлыларны әлеге бәйгедә елдагыча актив катнашырга чакыра. Конкурсның максаты – гарәп каллиграфиясе язуы белән кызыксынган һәм шундый сәләткә ия булган яшьләрне барлау, рухи камилләшүгә ирешергә булышу, дөньякүләм мәдәниятенең аерылгысыз өлешен алып торучы гарәп-мөселман мәдәниятенә тарту, псевдоислам һәм экстремистик идеологияләрен таратуга каршы тору.
              Эшләр гарәп каллиграфиясендә эшләнергә тиеш (сүз, мәкаль, берәр гыйбарә, Коръәннән аять тә китерә аласыз), гарәп язуының стилен сайлау –конкурсантның карамагында.
    Конкурска тапшырыласы эшләр А4 (альбом бите) яисә А3 (ике альбом бите) форматларында булырга тиеш. Эшләрне бәяләгәндә, иң беренче чиратта, хезмәтнең оригинальлегенә һәм үзенчәлегенә игътибар ителә. Тапшырыласы эшкә нәсх стилендәге текст та (рус теленә тәрҗемәсе белән) бирелергә тиеш.
              Конкурста катнашучылар үзләре турында тулы мәгълүмат – фамилия, исеме, әтисенең исеме, уку яки эш урыны, яше – җиткерәләр.    
              Эшләрне 2011 елның 15 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә аласыз: 368000, Дагыстан Республикасы, Хасавюрт шәһәре, Батырморзаев урамы, 8, Кавказ халыклары университеты.
              Конкурста яшь чикләүләре юк – теләгән һәркем катнаша ала.
              Конкурсның нәтиҗәләре, бүләкләү тантанасы 2011 елның 15 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Рәсүл Гамзатов исемендәге Дагыстан Республикасы Милли китапханәсендә Махачкала шәһәрендә үтәчәк (Гамзатов проспекты, 43).
             Intertat.ru сайтыннан алынды
    Категория: Бәйгеләр | Карап алулар: 1311 | Өстәде: Рәдинә | Тегилар: гомумроссия конкурсы | Рейтинг буенча: 0.0/0
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Июль 2011  »
    ДСЧПҖШЯ
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри