Чәршәмбе
19.09.2018
14:14
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Бәйгеләр [25]
Фәнни-гамәли конференцияләр [11]
Яңалыклар [25]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » 2011 » Октябрь » 4 » АЛАБУГАДА БӨТЕНРӘСӘЙ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ - "ТАТАР ТЕЛЕ hӘМ ӘДӘБИЯТЫ: ХӘЗЕРГЕСЕ hӘМ КИЛӘЧӘГЕ"
    11:55
    АЛАБУГАДА БӨТЕНРӘСӘЙ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ - "ТАТАР ТЕЛЕ hӘМ ӘДӘБИЯТЫ: ХӘЗЕРГЕСЕ hӘМ КИЛӘЧӘГЕ"
          Алабугада "Татар теле һәм әдәбияты: хәзергесе һәм киләчәге" дигән темага Бөтенрәсәй күләмендә фәнни-гамәли конференция уздырыла. 18 ноябрьдә үтүче әлеге конференциягә 11 нче сыйныф укучылары hәм махсус урта белем бирү йортларында белем алучы студентлар чакырыла. 
     
         Конференция эшендә түбәндәге юнәлешләрдә фикер алышулар уздырылачак:
         1) Татар теле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге;
         2) Икетеллелек шартларында туган телне өйрәнү;
         3)Туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре;  
         4)Фольклор, әдәбият һәм тел; Әдәби әсәрләрнең теле һәм фольклор;
         5)Туган телне җирле диалект (сөйләм) шартларында өйрәнү;
         6)Татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре;
         7) Татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатында милләт мәсьәләсенең яктыртылышы;
         8)Әдәбиятта рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы;
         9)Җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү мәсьәләсе;
        10)Әдәбият белеме һәм лингвокультурология;
     
             Конференция кысаларында университет музейларын карау, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.
            Конференциядә катнашу өчен гаризаны һәм докладларны 25 октябрьгә кадәр җибәрү сорала.
     
            Фәнни эшләргә таләпләр:
            Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, барлык яктан да 2 см поля калдырыла, текст кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп башлана, юллар арасы - 1; сылтамалар текст эчендә квадрат җәяләрдә бирелә: [Заһидуллина 2005: 46].
            Файдаланылган әдәбият исемлеге текст ахырында алфавит тәртибендә языла. Текст эчендәге тел материалы, мисаллар курсив белән аерылырга тиеш. Материалның күләме 3 биткә кадәр булуы сорала.
            Конференция башланганчы материалларны җыентык итеп чыгару күздә тотыла. Җыентыклар конференция эшендә турыдан-туры катнашучыларга бушка биреләчәк. Читтән торып катнашучылар өчен түләүле.
            Читтән килүчеләр өчен бушлай тулай торак тәкъдим ителә. Шулай ук конференция көннәрендә шәһәр буенча экскурсия оештырыла. Юл чыгымнарын конференциядә катнашучылар үзләре яки юллаган уку йорты түли.
            Материалларны почта яки электрон адрес буенча җибәрергә була.
            Хатлар өчен адрес: 423604, Алабуга шәһәре, Казан урамы 89, татар филологиясе кафедрасына (конференциягә);
            Электрон почта: tat.kafedra.egpu@yandex.ru
     
            Хәбәрләшү өчен телефоннар: 8 (85557) 7 – 52 - 89
     
     
     
    Категория: Фәнни-гамәли конференцияләр | Карап алулар: 2638 | Өстәде: Рәдинә | Рейтинг буенча: 0.0/0
    Барлык фикерләр: 2
    2 Рәдинә   (23.10.2011 16:50)
    Айгөл, конференциядә бары тик 11 нче сыйныф укучылары hәм махсус урта белем бирү йортларында белем алучы студентлар гына катнаша ала.

    1 Айгуль   (23.10.2011 14:20)
    10 нчы сыйныф укучылары катнаша алмыймы?

    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Октябрь 2011  »
    ДСЧПҖШЯ
         12
    3456789
    10111213141516
    17181920212223
    24252627282930
    31

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри