Пәнҗешәмбе
18.01.2018
11:07
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү

ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Бәйгеләр [25]
Фәнни-гамәли конференцияләр [11]
Яңалыклар [25]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » Яңалыклар архивы
           Халкыбызның тарихына, мирасына карата кызыксыну уяту, укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау hәм алар белән алга таба да эшләү максатыннан чыгып, "Сәләт-Чаллы", "Яшүсмер" өстәмә белем бирү берләшмәсе hәм "Көмеш кыңгырау" газетасы  "Халкым өчен мин нәрсә эшләр идем?" дигән темага иншалар бәйгесе үткәрә.
          Бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары үз эшләре белән катнаша ала.
    Язмаларда тема ачып салынган булырга, укучының үз фикере тоемланырга, әлеге проблеманы хә ... Алга таба укырга »
    Категория: Бәйгеләр | Карап алулар: 2613 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 29.03.2012 | Фикерләр (2)

    Сайтның даими кунаклары - хөрмәтле ханымнар hәм туташлар!
    Сезне барыгызны да язның гүзәл бәйрәме - 8 Март белән котлыйм. Эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, гаиләләрегездә татулык, бәрәкәт булуын телим. Йөзләрегездән елмаю китмәсен, hәрчак сөенеп, сөеп hәм сөелеп яшәргә язсын!
    Бәйрәм белән!
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1462 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 08.03.2012 | Фикерләр (0)

    ТР Мәгариф hәм фән министрлыгы, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр институты белән бергә Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта 28 нче март көнне «Сәләтле” республикакүләм бәйге оештырыла. «Сәләтле” бәйгесе 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, сәләтле балаларны ачыклау, аларны иҗади яктан сәләтләрен үстерүгә терәк булу максатыннан чыгып үткәрелә.
    Бәйгедә 6-9 нчы сыйныф укучылары катнаша ала. Шулай ук укытучылар өчен фикер алышулар, т ... Алга таба укырга »
    Категория: Бәйгеләр | Карап алулар: 1560 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 01.03.2012 | Фикерләр (0)

        21 нче февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән әлеге бәйрәмне ел да үткәрү шәhәребездә дә матур бер традициягә әверелде.
        Кичә 1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда "Туган тел фестивале” үтте. Фестивальдә якшәмбе мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар үзләренең ана телендә чыгыш ясадылар. 10 нчы тапкыр үтүче әлеге фестивальдә туган телнең матурлыгы, аhәңе 14 телдә яңгырады: "Без бергә – тату гаилә” девизы белән башкорт, әрмән, немец, яhүд, чуаш, мари, төрекмән h.б. телләрдә сәламләделәр алар тамашачыларны. Җыр-бию, нәфис сүз, халык авыз иҗаты әсәрләрен сәхнәләштереп, тамашачыларны күңелле ял иттерделәр.< ... Алга таба укырга »
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1897 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 22.02.2012 | Фикерләр (0)

    Бүген Казан шәhәренең Совет районында урнашкан 171 нче мәктәбендә Республикабызның белем бирү учреждениеләре арасында V тапкыр үтүче интернет-сайтлар бәйгесенә йомгак ясалу тантанасы булып узды. Тантанага 5 төрле номинациядән  финалга үткән 46 мәктәп сайтлары хуҗалары чакырулы иде. 
    Бүләкләү тантанасы 171 нче мәктәп укучылары әзерләгән бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйгенең җиңүчеләренә Димломнар, калган финалистларга Грамоталар тапшырылды.
    Безнең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат сайты "Иң технологик сайт" номинациясендә II дәрәҗә Дипломга лаек булды. Ә "Туган телем - иркә гөлем" сайты методик яктан үзенчәлекле эчтәле ... Алга таба укырга »
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1331 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 08.02.2012 | Фикерләр (0)

         Республикакүләм фәнни-гамәли конференция Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
        
    Максаты һәм бурычлары: ·

         Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү йортларында белем алучылар өчен иҗади бәйге үткәрелә.
         Бәйгенең максаты – укучыларда татар филологиясенә карата кызыксыну уяту, татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләр белән эшләү, аларга ФСИ да белем алу мөмкинлекләре турында мәгълумат бирү.
         Бәйге читтән торып уздырыла. Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2012 елның 19 нче февра ... Алга таба укырга »
    Категория: Бәйгеләр | Карап алулар: 3223 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 20.01.2012 | Фикерләр (2)


        Казанда 21 нче февральдә "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына III республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтәчәк.
        Конференциядә фикер алышулар түбәндәге темаларга була: татар лингвокультурологиясе мәсьәләләре: теория һәм практика; телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше; телдә милли характерның чагылышы; тәрҗемәдә лингвокультурологик проблемалар; фольклор теленең этник үзенчәлекләре; татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәте чагылышы; югары (урта махсус) һөнәри белем бирү һәм төбәк мәдәнияте; тел берәмлекләренең этимологиясе һәм тарихы; лексикография һәм фразеографиядә лингвокультурология проблемалары; лексикада милли-мәдәни ... Алга таба укырга »
    Категория: Фәнни-гамәли конференцияләр | Карап алулар: 1986 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 04.01.2012 | Фикерләр (0)

    Хөрмәтле дусларым, сайт кунаклары һәм кулланучылар! 
    Берничә сәгатьтән Җиребезгә өр-яңа ел аяк атлый. Үзе белән бары тик шатлык-сөенечләр, киң, якты офыклар, зурдан-зур уңышлар алып килсен 2012 нче ел. Җиребез тыныч, офыкларыбыз аяз булсын. hәрбарчабызны саулык-сәламәтлек ташламасын, йортларыбыз ишекләрен кайгы җиле какмасын. Гаиләләребездә сөенеп, муллык-бәрәкәттә яшәргә язсын.
    Бәйрәм белән, дуслар!
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1550 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 31.12.2011 | Фикерләр (0)

          Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе III төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесен игълан итә. Бәйге "Минем милләтем һәм киләчәгем” дигән темага иншалар язу буенча була.
          Бәйгедә балалар hәм яшүсмерләр өчен басылучы матбугат чаралары, иншалар белән аерым авторлар да катнаша ала. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үтә:
    - Гран-при «Көмеш каләм»
    - "Бәйге ачышы”
    - "Минем миллләтем һәм киләчәгем” дигән темага язылган иң яхшы инша.
    Категория: Бәйгеләр | Карап алулар: 2030 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 27.12.2011 | Фикерләр (0)

    « 1 2 3 4 5 6 7 »
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Гыйнвар 2018  »
    ДСЧПҖШЯ
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    293031

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри