Чәршәмбе
22.11.2017
21:32
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү

ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Бәйгеләр [25]
Фәнни-гамәли конференцияләр [11]
Яңалыклар [25]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » Яңалыклар архивы
          Россия Федерациясендәге һәм ерак һәм якын чит илләрдәге хөрмәтле коллегалар, укучылар, студентлар! Сезне татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашырга чакырабыз
          Татарстан Республикасының 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә булышу өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан, татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрелә.
          Олимпиада программасында түбәндәгеләр каралган:
          · 26 июльдән 13 сентябрьгә кадәр катнашучы ... Алга таба укырга »
    Категория: Бәйгеләр | Карап алулар: 1976 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 13.08.2012 | Фикерләр (0)

           Хөрмәтле кулланучылар, сайт кунаклары!
         Интернет челтәрендә "Туган телем - иркә гөлем" сайты барлыкка килүгә ел да бер ай вакыт үтте. Шушы вакыт аралыгында сайт шактый гына үзгәрешләр кичерде: дизайн ягыннан - яңа күлмәк кидек, сайтка кергәндә төрле ямьсез күренешләр белән интектерүче реклама, игътибар иткән булсагыз, сайтта инде берничә ай күренми. Бу да сайт буйлап хәрәкәт итүне күпкә җиңеләйтә.
         Тагын бер яңалык сайтка хәзер яңа адрес буенча да керергә мөмкин: http://sarvarova-r.ru
         Тиздән, исән-сау булсак, татар теле hәм әдәбиятыннан эш ... Алга таба укырга »
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1324 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 01.08.2012 | Фикерләр (0)

                                                                                       Ел да үткәрелүче "Иделем акчарлагы" дип аталган иҗади бәйгегә эшләр кабул итү дәвам итә. Бәйгедә иҗат белән шөгыльләнүче 14 яшьтән алып 30 яшькәчә яшь язучылар катнаша ала.
             Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үтә: ... Алга таба укырга »
    Категория: Бәйгеләр | Карап алулар: 1804 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 30.07.2012 | Фикерләр (0)

              Хөрмәтле кулланучылар, сайт кунаклары!
     
            Җәйге ялларда сайтка бераз үзгәреш кертергә булдым. Шул сәбәпле, сайтның кайбер бүлекләрен карау, аларга керү мөмкинлекләре бераз вакытка чикләнеп тора. Тиздән эшләр тәмамланыр, яңадан тулы көчебезгә эшләп китәрбез дип ышанам. Бергә калыйк.
              
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1206 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 02.07.2012 | Фикерләр (0)

          «Сә­ләт-Чал­лы»­га әле 2 ге­нә яшь бул­уга карамастан, ул үзе­нең кызыклы про­ект­ла­ры бе­лән ин­де та­ны­лып өл­герде:
    «Кол Шә­риф онык­ла­ры», «Хал­кым өчен нәр­сә эш­ләр­мен?!» h.б проектлар.  "Сәләт-Чаллы" моңа кадәр бары тик ир-егет­ләр өчен генә җәй­ге ла­герь­лар оеш­ты­рылып  килә и­де. Ә быелның зур яңа­лы­гы – кыз­лар өчен «Сә­ләт-Ва­кый­га» дип аталган жур­на­листи­ка ала­ны бар­лык­ка ки­лү.  Ул 12-17 яшьлек кызлар өчен 9-19 ... Алга таба укырга »
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1426 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 23.06.2012 | Фикерләр (0)

              16  нчы май көнне "Чишмә” халыклар дуслыгы йортында шәһәребездә инде бишенче тапкыр уздырылучы "Кол Шәриф оныклары” бәйгесенең финал уены булды. Аны "Сәләт-Чаллы” яшьләр оешмасы вәкилләре Кол Шәриф мәчете, Яр Чаллы мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрә. Бәйгенең төп максаты – яшь буынны зыялы, гайрәтле һәм иң мөһиме – рухи яктан бай итеп тәрбияләү.
              Быелгы бәйгенең сайлап алу турында 300гә якын укучы катнашты. Егетләр ике ай дәвамында әхлакый, интеллектуаль, иҗади биремнәр башкардылар, спортта үзләрен сынадылар. Финалистлар исә Казанга сәяхәт итеп, Җәүдәт Сөләйманов, Фаяз Хуҗин кебек зу ... Алга таба укырга »
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1265 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 18.05.2012 | Фикерләр (0)

             "Сәләт-Чаллы” балалар һәм яшьләр оешмасы "Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясе белән берлектә инде икенче ел рәттән "Халкым өчен нәрсә эшләрмен?” иншалар бәйгесен үткәрә. Аның максаты – яшь буынны милләт язмышы, илебез язмышы турында уйландыру, халкыбызның асыл егет-кызлары итеп тәрбияләргә тырышу. Быел бәйгедә 50гә якын бала катнашты. Иҗат җимешләрен Татарстаныбызның төрле төбәкләреннән җибәрделәр: Чаллы, Мөслим, Актаныш, Сарман, Арча, Чирмешән, Чистай.
             Укучыларның иншаларында милләтебезнең рухи һәм физик сәламәтлеге, татар авылының бүгенге аянычлы хәле, табигать чисталыгы һәм башка мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Яшьләребезне иң борчыган проблема – туган телебезнең дәрәҗәсе.
             Бәйгебездә катнашучы барча балаларның ... Алга таба укырга »
    Категория: Бәйгеләр | Карап алулар: 1771 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 17.05.2012 | Фикерләр (0)

         "Сәләт-Чаллы" аланы 12-17 яшьлек егетләр өчен 21 июнь-10 июль көннәрендә "Сәләт-Гайрәт" дип аталучы лагерь үткәрә. Лагерь ямьле табигать кочагында урнашкан "Радуга" санаториенда узачак.
         Биредә волейбол, пейнтбол, футбол, туризм, ушу, айкидо, джиу-джитсу буенча спорт секцияләре эшләячәк. Шулай ук фотоосталык, тавыш режиссурасы, сәхнә осталыгы, видео режиссурасы, реклама осталыгы, кейс-клуб, нәфис сүз, көнчыгыш медицинасы, дизайн буенча мастер-класслар оештырылачак.
         21 көн дәвамында спорт секцияләре hәм мастер-класслардан тыш, Сезне күренекле шәхесләр белән очрашулар, мавыктыргыч Сәлә ... Алга таба укырга »
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1316 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 08.05.2012 | Фикерләр (0)

         2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, күренекле татар шагыйре Гамил Афзалның әдәби мирасын өйрәнү, пропагандалау максатыннан чыгып, 2012 нче елның 18 нче маенда гомуми белем бирү учреждениеләренең татар теле hәм әдәбияты, рус теле hәм әдәбияты, инглиз теле укытучылары өчен республикакүләм "Гамил Афзал укулары-2012” фәнни-эзләнү конференциясе үткәрелә.
         Конференция Г.Афзал исемендәге премия лауреаты, җәмәгать эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин иҗатына багышлана.
         Конференция эшендә катнашучыларга түбәндәге юнәлешләр тәкъдим ителә:
    Категория: Фәнни-гамәли конференцияләр | Карап алулар: 2251 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 22.04.2012 | Фикерләр (0)


         Федераль дәрәҗәдә "Сәләтле балалар" концепциясен эшләү дәвам итә - ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз алдында тота.
         Шулай итеп, 2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өстәмә ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл мәктәпләренә сәләтле балалар белән эшләү өчен акча биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә "Российская газета” басмасы.
         Ә безгә ышанасы hәм көтәргә кала...
    Категория: Яңалыклар | Карап алулар: 1251 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 31.03.2012 | Фикерләр (0)

    « 1 2 3 4 5 6 7 »
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Ноябрь 2017  »
    ДСЧПҖШЯ
      12345
    6789101112
    13141516171819
    20212223242526
    27282930

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2017
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри