Якшәмбе
19.08.2018
02:39
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
Татар теле һәм әдәбияты »
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Фәнни эшләр [2]
Халык җәүhәрләре [5]
Дәрес эшкәртмәләре [3]
Презентацияләр [3]
Календарь-тематик планнар [5]
Олимпиадага әзерләнү өчен [3]
Аудиоязмалар [28]
БДИга әзерләнү өчен [1]
Халык шагыйре, язучыcы премиясе лауреатлары [2]
Татар теленнән тест [8]
Укучылар, дөрес языйк, дөрес сөйләшик! [5]
"Театр яктылыкка hәм нурга илтә" [7]
Татар әдәбиятыннан тест [1]
Эш кәгазьләре [2]
Видеозал [7]
Модельләр, схемалар, таблицалар [1]
Яшь укытучыга ярдәмгә [6]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » Татар теле hәм әдәбияты » Татар әдәбиятыннан тест

    Гаяз Исхакыйның тормыш юлы hәм иҗаты буенча тест
    13.12.2011, 21:52

    Гаяз Исхакыйның тормыш юлы hәм иҗаты буенча тест

    11 нче сыйныф укучылары өчен


    1. Г.Исхакыйның биографиясенә кайсысы туры килә?

    Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.
    Казандагы Бишбалта бистәсендә hөнәрче гаиләсендә туа.
    Казанның Яңа бистәсендә мулла гаиләсендә туа.

    2. Бу өзек кайсы әсәрдән алынган? "Ике каен, бер-берсе белән бәрелә-бәрелә, сөйләшә-сөйләшә үсә башладылар... Бер тормыш бетте, бер тормыш башланды..."

    "Остазбикә"
    "Кәләпүшче кыз"
    "Сөннәтче бабай"

    3. "Зөләйха" драмасында нинди вакыйгалар үзәккә куелган?

    Халык санын алу вакыйгалары.
    Татарларны чукындыру вакыйгасы.
    Гражданнар сугышы вакыйгалары.

    4. Г.Исхакыйга "сүнә белми торган ялкын" дигән бәяне кайсы язучы биргән?

    Габдулла Тукай
    Галимҗан Ибраhимов
    Фатих Әмирхан

    5. Әдип төзергә хыялланган дәүләт ничек атала?

    Бәхет иле
    Идел-Урал
    Милли шура

    6. "Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз; hәр агачның җимеше пеште, миләшнеке - миләшчә, алманыкы - алмача!" Әлеге сүзләрне кем әйтә?

    Хәким
    Хәлил
    Хәлим

    7. Әлеге әсәрләрнең кайсысы драма жанрына карамый?

    "Локман Хәким"
    "Дулкын эчендә"
    "Ике ут арасында"

    8. Язучының кайсы әсәрендә катнаш никахлар проблемасы күтәрелә?

    "Тормышмы бу?"
    "Ул әле өйләнмәгән иде"
    "Кәҗүл читек"

    9. "Көз" әсәре нинди жанрда язылган?

    Повесть
    Роман
    Хикәя

    10. Г.Тукайның Г.Исхакыйга багышланган шигыре ничек атала?

    "Шагыйрьгә"
    "Даhигә"
    "Мөхәрриргә"

    11. Язучы милләтне бетерүгә китерүче сәбәпләрне кайсы әсәрендә күрсәтә?

    "Кәләпүшче кыз"
    "Ике йөз елдан соң инкыйраз"
    "Зөләйха"

    12. "Зөләйха" фильмында Зөләйха образын кем башкара?

    Алсу Гайнуллина
    Рузия Мотыйгуллина
    Илсөя Төхфәтуллина

    13. Г.Исхакый иҗатын өйрәнүче галим:

    Флүн Мусин
    Әнвәр Шәрипов
    Әнвәр Хәйри

    14. Язучының шәкерт көндәлеге рәвешендә язылган әсәре ничек атала?

    "Шәкерт абый"
    "Мәдрәсә җимеше"
    "Тормышмы бу?"

    15. Гаяз Исхакый кайсы илдә вафат була, кабере кайда?

    Германия
    Төркия
    Франция

    16. Кайсы әсәрдә малай читек турында хыяллана?

    "Бай углы"
    "Кәҗүл читек"
    "Ике гашыйк"

    17. Гаяз Исхакый авыл укытучысы Салих образын кайсы әсәрендә тудыра?

    "Шәкерт абый"
    "Мәдрәсә җимеше"
    "Мөгаллим"

    18. Корбанколый нинди hөнәр иясе?

    укытучы
    сөннәткә утыртучы
    мал табибы

    19. Гаяз Исхакыйның кызының исеме -

    Сәгадәт
    Сәлимә
    Саҗидә

    20. Гаяз Исхакый кайсы газетаны нәшер итә?

    "Әльислах"
    "Ил"
    "Вакыт"



     


    © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, Яр Чаллы, Гали Акыш исемендәге  84 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

    Категория: Татар әдәбиятыннан тест | Өстәде: Рәдинә | Тегилар: Гаяз Исхакый, онлайн тест
    Карап алулар: 8129 | Күчереп алулар: 0 | Фикер калдырулар: 2 | Рейтинг буенча: 4.0/7
    Барлык фикерләр: 2
    2 Алсу   (26.08.2012 11:43)
    Шәп! hands

    1 Альбина   (15.12.2011 11:25)
    Рәхмәт! Дәрестә кулланыр өчен менә дигән хезмәт. Иҗади уңышлар үзегезгә!

    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри