Шимбә
15.12.2018
05:12
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
Татар теле һәм әдәбияты »
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Фәнни эшләр [2]
Халык җәүhәрләре [5]
Дәрес эшкәртмәләре [3]
Презентацияләр [3]
Календарь-тематик планнар [5]
Олимпиадага әзерләнү өчен [3]
Аудиоязмалар [28]
БДИга әзерләнү өчен [1]
Халык шагыйре, язучыcы премиясе лауреатлары [2]
Татар теленнән тест [8]
Укучылар, дөрес языйк, дөрес сөйләшик! [5]
"Театр яктылыкка hәм нурга илтә" [7]
Татар әдәбиятыннан тест [1]
Эш кәгазьләре [2]
Видеозал [7]
Модельләр, схемалар, таблицалар [1]
Яшь укытучыга ярдәмгә [6]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » Татар теле hәм әдәбияты » Яшь укытучыга ярдәмгә

    Әдәбият дәреслегенә бәяләмә үрнәге
    09.09.2011, 12:59
    ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛЕГЕНӘ БӘЯЛӘМӘ ҮРНӘГЕ

          А.Г.Яхинның "6 нчы сыйныфта әдәбият” дәреслеге "Мәгариф” нәшриятында 2006 нчы елда басылып чыккан. Дәреслек – яңадан эшләнелгән, тулыландырылган өченче басма. Әлеге дәреслек автор төзегән альтернатив программага нигезләнә.
          Дәреслеккә кертелгән материаллар укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтүгә багышлана. Моннан тыш укучы хискә байый, әхлак тәрбиясе ала, матурлыкны танырга, аӊларга өйрәнә.
    Анализ ясау өчен баладан әсәрне бик яхшы белү сорала. Шуңа күрә укучы, сорауларга җавап эзләп, әсәрнең әле бер җирен, әле икенче урынын кат-кат күздән кичерергә тиеш була. Текстны икенче кат укыганда уй-фикерләр тулырак булып, аерым образлар, детальләр яңа яклары белән ачылып китә һәм автор идеясен дөрес аңларга мөмкинлек туа.
          Уйларга өйрәткән вакытта логик фикер йөртүгә зур игътибар бирелә. Фикерләү ике гамәлгә бүленә. Фикерләүнең беренче гамәле әсәргә анализ ясый. Гомуми төшенчәләргә конкрет эчтәлек бирә. Әсәрнең тышкы эчтәлеген күрү белән канәгатьләнмичә, эченә керә, автор салган мәгънәне эзләп таба. Ә икенче гамәл таркау яткан күренешләрне тәртипкә китерә, аларны зур–зур төркемнәргә җыя – гомумиләштерә. Язучы иҗатына, әдәби чорга бәя бирә.
          "Әдәби әсәр ул - әдипнең иҗади фикер җимеше. Шушы фикерләү алымын өйрәнеп, укучының фикерләү сәләтен үстерү - әдәбият дәресләренең төп бурычы,”- дип өйрәтә әдәбият дәреслекләре авторы Альберт Гата улы Яхин. Әдәбият дәресләре үз алдына баланы яшәргә, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү максатларын да куя. Иҗади фикерли торган бала үзенә һөнәр сайлаганда да югалып калмый.
          6 нчы сыйныфта укучылар гади төзелешле әсәрләргә генә анализ ясый алалар. Катлаулыларына күчәр өчен белем запасын туплау дәвам итә. Дәреслектә укучылар әдәби төрләр, аларга анализ ясау үзенчәлекләре белән танышалар. Әдәби төрләр әсәрләрнеӊ иӊ гомуми сыйфатларын гына гомумиләштерәләр. Ләкин аларны белми торып, анализ ясау мөмкин түгел. Дәреслектә бер төркем материал 5 нче сыйныфта үткәннәрне искә төшерү өчен бирелгән. Бәйләнеш, бөтенлек, сыйфат, вакыйга, предмет, мәгънә кебек төшенчәләр кечкенә күләмле әкиятләр, шигырьләрне анализлау аша кабатланып кителә.
          Алга таба укучылар әдәби төрләрнең һәм жанрларның үзенчәлекләре белән танышалар. Тезмә, чәчмә, драма, юмористик һәм сатирик әсәрләре үзенчәлекләре өйрәнелә. Лирик шигырьләр, бәетләр, поэмалар, балладаларныӊ матур үрнәкләре белән таныштырыла. Тезмә әсәрләрдә кабатланулар – рифма, юллар, строфа, паузалар - белән бергә тезмә әсәр эчтәлеге булган хис табарга өйрәнелә.
          Чәчмә әсәр үзенчәлекләрен өйрәнгәндә әсәрләр өлешләргә бүленә, алар арасындагы бәйләнеш аша эчтәлек табыла. Монда әкиятләр белән бергә, Ә. Еникинең "Җиз кыңгырау”, Ш. Усмановның "Ачылган йозак”, Г. Ибраимовның "Көтүчеләр”, Ф. Хөснинең "Йөзек кашы” әсәрләренең эчтәлеген табу эше башкарыла.
          Драма әсәрләре үзенчәлеген Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар”, Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрләре мисалында өйрәнәләр. Татар язучыларыныӊ әсәрләре белән бергә шулай ук чит ил язучылары иҗаты да өйрәнелә.
          Юмористик һәм сатирик әсәрләрдә күзәтелгән уртак алымнар: килешкән булып, шуның капма-каршысын әйтү алымы; арттыру алымы; каршы якларның урыннарын алыштыру алымы мисаллар белән ныгытыла.
          Дәреслектә мөстәкыйль эшләр, инша язу өчен шактый күп урын бирелгән. Әдәби әсәрләрдән соң килгән биремнәр дә укучыларныӊ иҗади фикерләвен үстерүгә юнәлдерелгән.
          Дәреслекнеӊ алгы һәм арткы битләрендә метафора, эчтәлек, хис дәрәҗәсе кебек төшенчәләрне яктыртырдай төсле рәсемнәр дә бирелгән. Беренче карашка бик үк аӊлашылып бетми торган кебек тоелса да, әлеге рәсемнәр логик фикерләүне, иҗадилыкны үстерүне максат итә. Дәреслек эчендә рәсемнәр бик аз, булганнары да графикада ясалган. Төсле матур рәсемнәргә бай булган дәреслекләр хыялда гына кала, күрәсеӊ.
          Гомумән алганда, А.Г.Яхинның "6 нчы сыйныфта әдәбият” дәреслеге бүгенге заман таләпләрен күздә тотып эшләнгән. СанПин нормаларына туры килә.
    Категория: Яшь укытучыга ярдәмгә | Өстәде: Рәдинә
    Карап алулар: 8385 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг буенча: 4.2/5
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри