Якшәмбе
27.05.2018
14:56
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
Татар теле һәм әдәбияты »
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Фәнни эшләр [2]
Халык җәүhәрләре [5]
Дәрес эшкәртмәләре [3]
Презентацияләр [3]
Календарь-тематик планнар [5]
Олимпиадага әзерләнү өчен [3]
Аудиоязмалар [28]
БДИга әзерләнү өчен [1]
Халык шагыйре, язучыcы премиясе лауреатлары [2]
Татар теленнән тест [8]
Укучылар, дөрес языйк, дөрес сөйләшик! [5]
"Театр яктылыкка hәм нурга илтә" [7]
Татар әдәбиятыннан тест [1]
Эш кәгазьләре [2]
Видеозал [7]
Модельләр, схемалар, таблицалар [1]
Яшь укытучыга ярдәмгә [6]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    Төп бит » Татар теле hәм әдәбияты » Яшь укытучыга ярдәмгә

    Укытучы ул - үрнәк
    15.10.2011, 17:10
    УКЫТУЧЫ УЛ - ҮРНӘК


            Казанда 1908 елда икенче басма итеп Риза Фәхретдиннең "Әдәбе тәгълим” ("Укыту кагыйдәләре”) китабы басылып чыга. Әлеге китап хезмәтләре - саваплы, вазифалары - авыр hәм мактаулы булган укытучылар, белем-тәрбия, укыту мәсьәләләренә багышланган.
    Риза Фәхретдин укытучыларның үзләре укыткан hәм тәрбияләгән шәкертләре хакында җавап бирүе җиңел булмавын искәртә. Аның фикеренчә, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар hәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Шуңа күрә, кешеләргә гыйлем өйрәтүче, дөнья йөзендә үз вазифасын намус белән җиренә җиткерүче укытучыдан да файдалы hәм кирәкле кеше юктыр.
            Укытучы нинди булырга тиеш; ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш; дәресләрен ничек укытырга, аның вазифалары нинди нәрсәәрдән гыйбарәт булырга тиеш hәм башка шундый гаять әhәмиятле мәсьәләләр бу китапта бик җентекләп аңлатылалар. Китап басылганга гасырдан артык вакыт үтсә дә, күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган.
    Ризаэддин Фәхреддин укытучыларга йөкләнә торган кануни өч вазифаны тәфсилләп яза. Хәзер шуларга тукталыйк.

            Беренче вазифа – укытучының холкы һәм гамәленә бәйле. Ризаэддин Фәхреддин биредә иң төп канун итеп – укытучының иң үзенең холкын яхшыртырга, үз холкы һәм гамәле белән шәкертләргә үрнәк – күчергеч булырга тиешлегенә басым ясый һәм шуннан соң гына, укытучы үзенең алдына тезелешеп утырган балаларга гүзәл әхлак турында дәрес бирергә мөмкин икәнлеген аңлата. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән үгет- нәсыйхәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калачак. Чөнки, гадәттә, укучылар укытучының сөйләгән сүзенә түгел, ә гамәленә иярәләр һәм тора-бара бу күренеш укучының көндәлек табигый гадәтенә әйләнеп китә. Менә шуңа күрә дә инде, балалар укытучының "Шулай булыгыз! Болай булмагыз!” – дип өйрәтүен түгел, ә үзенең гүзәл холкы һәм яхшы гамәле үрнәгендә тәрбияләвенә мохтаҗлар.
    Ризаэддин Фәхреддин укытучылар алдына бер бик мөһим һәм җитди таләп куя: әгәр дә син үзеңне укучыларыңнан хөрмәт иттерәсең килә икән, син иң әүвәл укучыларыңа – барысына да бертигез итеп хөрмәт күрсәт; йомшак итеп, үз итеп, шәфкатьле итеп эндәш, төрле кушаматлар тагудан сак бул! Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә, әлбәттә инде, бик яхшы булачак... Һәр укытучы үзенең холкының һәм гамәленең тулы чагылышын – укыткан шәкертендә күрә ала. Бу хакта Ризаэддин Фәхреддин:” Укытучы – кулын сузса, шәкерт – аның күләгәседер, яки укытучы – бер китап язучы икән, шәкерте дә – аның язган китап нөсхәседер. Язылган китап нөсхәсен күреп, язучының гыйлем һәм гакылда булган дәрәҗәсен тәкъдир итү мөмкин булган кебек, шәкертен күреп, укытучысының кем икәнен белү дә авыр булмас”, - дип, бик гыйбрәтле искәрмә ясый.

           Укытучының икенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин гүзәл холыклы булудан тыш, укытучыга белергә тиеш булган белемнәрне белүен һәм укытучылык итәргә кулыннан килүен, булдыклылыгын күрсәтә. Болай булмаганда, укыту һәм тәрбия эшенә һичбер вакытта төзәтеп булмаслык зарар киләчәк.

            Укытучының өченче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин йомшаклык, ягымлылык, үз-үзен олы итеп тота белү сыйфатларын күрсәтә. Ул, укытучыларның иң элек йомшак күңелле, түзем, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга тиешлеген, болай булмаганда, укытучылар үзләренең хезмәтләрен тиешенчә үти алмаячакларын аңлата. Укытучы өчен гыйлем белән булдыклылык өстенә шәфкатьлелек белән мәрхәмәтлелек кебек изге төшенчәләрнең бергә тупланган чагында гына укыту һәм тәрбия эшенең уңай нәтиҗәләре күренеп тора. Әгәр укытучы күңелендә балаларга карата шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хисләре булмаса, андый кешенең укыту һәм тәрбия эше белән шөгыльләнмәве – үзе өчен дә, балалар өчен дә хәерлерәк.

           Укытучының дүртенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин, ихласлылык, диккатьлелек, тырышлык сыйфатларын күрсәтә. Аның фикеренчә, укытучыларның барлык вазифалары аерым бер вакытта үтәлергә һәм укытыр өчен дә махсус вакытлар билгеләнергә тиеш. Дәресләрне үз вакытларыннан күчерү яки чигерү – һичбер вакыт ярамый. Укытучының һәр эшне үз вакытында башкаруы – диккатьле булу билгесе һәм шул нигездә тәрбияләнгән шәкерт тә надан калмаячак...

         Укытучының бишенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин битәрләүдән тыелу һәм тырышлыкның бөеклеге дигән төшенчәләрне күрсәтә.

          Укытучының алтынчы вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәт – яхшылыкка өндәү, тырышлык һәм теләктәшлек кебек сыйфатларны күрсәтә. Аның фикеренчә, укытучы булган кеше – үзенең укучыларына карата аларның ата – аналарына караганда да шәфкатьлерәк һәм мәрхәмәтлерәк булып, аларны яхшылыкка өндәп үгет – нәсыйхәт бирергә тиеш. Нәсыйхәт – ул сүз белән генә түгел, ә үзеңнең гамәлең һәм холкың белән балаларга күчергеч – үрнәк булып торуда да күренә. Шуңа күрә, укытучыларның үзләренең холык һәм гамәлләре үрнәгендә бирелгән шәфкатьле нәсыйхәтләре – укучыларның зиһеннәре ачылу һәм холыкларын яхшырту турында китаплар белән дәрес бирүгә караганда файдалырак. Нәсыйхәтләре үтемле һәм күп булган укытучыларның укучылары – күп вакытта күркәм холыклы, мөлаем сыйфатлы булган кебек, нәсыйхәт бирүгә игътибарсыз укытучыларның укучылары – галим булсалар да, тәрбиясез булалар. Шуңа күрә, шәкерт – остазының күчермә нөсхәсе (копиясе) булганлыктан, укытучы булган кеше – иң элек үзенең холкын яхшыртырга һәм аннан соң гына укыткан балаларына һәм теле, һәм гамәле белән тырышып-тырышып нәсыйхәт бирергә тиеш.

          Укытучының җиденче вазифасы. Укытучы булган кеше – матур һәм килешле итеп сөйли белергә тиеш. Шул вакытта гына аның сөйләгән сүзләре – укучыларга артыгы белән аңлашылыр. Шуңа күрә, Укытучы даими рәвештә үзенең сөйләү осталыгын камилләштерергә тиеш. Укучылар да аны зур игътибар һәм олы хөрмәт белән тыңлаячаклар. Укытучы дәрес вакытында оста сөйләп, укучыларга авыр нәрсәләрне дә җиңел аңлатса, бу дәрес – укучыларның күңелләрендә калачак. Укучылар үзләренең укытучыларыннан үрнәк алып, аның кебек тырыш һәм камил булырга, сөйләшкәндә, язганда, укыганда грамматик ялгышлардан сакланырга омтылырлар.

           Укытучының сигезенче вазифасы. Укытучы кеше – язу сәнгатеә оста булырга һәм үзлегеннән иҗат итеп яза белергә тиеш, чөнки бу сыйфатларга ия булуның гыйлем тарату һәм укыту эшендә бик зур файдалары тия. Сүз сөйләү осталыгына һәм яза белүенә карап, укытучының акыл дәрәҗәсен һәм камиллеген белеп була. Укытучы кеше – сөйләргә ярамаган сүзне кәгазьгә язарга да тиеш түгел. 

           Укытучының тугызынчы вазифасы. Укытучы кеше һәрвакытта үзе белән хәтер дәфтәре тотып, шунда – ишетелгән яки күңелгә килгән сүзләрне язып беркетеп куеп, соңыннан, җае чыкканда, кирәк булганда аларны файдаланырга тиеш. Очраганда, әдипләрдән, дин һәм каләм әһелләреннән, китаплардан, журналлардан һәм газеталардан үзе өчен кирәкле мәгълүматларны туплап барып, дәресләрендә уңышлы итеп файдалана ала. Бу гамәл – укытучының камиллеген тагын да арттырачак.

         Укытучының унынчы вазифасы. Укытучы кеше тарих һәм сыйныфлар гыйлемен, шулай ук географияне бик яхшы белергә тиеш. Yз укучыларында һәм алар аркылы халыкта бу гыйлемгә карата мәхәббәт тәрбияләргә һәм аларның да кызыксынып китеп өйрәнергә керешүләренә ирешергә тиеш. Бу гыйлемнәрне тирән белү – укытучыга үз хезмә-тен үтәр өчен бик кирәкле. Чөнки нинди генә фән укытучысы булса да, ул, әлеге гыйлемнең әһәмияте, кайсы гасырда, кайсы илдә барлыкка килүе, бу фәннең остазлары һәм бөекләре, аның хакында язылган башка китаплар турында үзенең укучыларына тулы мәгълүмат бирергә тиеш. Тарих һәм сыйныфлар, география гыйлемнәрен тирән белгән укытучы – акыллы, дөрес фикерле һәм алдан күрүчән була һәм ул үзенең укучыларын да үзе кебек үк тирән мәгълүматлы итеп тәрбияләр.

          Укытучының унберенче вазифасы. Укытучы кеше – укучы балаларга гыйлем бирүче һәм тәрбияләүче зат буларак, барлык кешеләргә караганда да гадел булырга тиеш. Чөнки ул, каршысына тезелеп утырган һәм нәрсә – дөрес, нәрсә – ялган икәнлеген аера белмәгән балаларга дөреслекне танып белергә өйрәтә, гүзәл холыкларның да иң гүзәле булган гаделлекне таба белергә һәм үзләренә дә гадел булырга өйрәтә.
          Укытучының уникенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин дөрес укыту ысулына игътибар итүне күрсәтә. Гыйлем үзе – нигездә һөнәр төркеменнән булгач, ул гыйлемне бирү ысулы да, ягъни укыту рәвешләре дә – һөнәр төркеменнән булып чыга. Аның фикеренчә, гыйлем бирү, укыту ысулының төп өлеше – даими бер төрле булса, укыту ысулының тармаклары һәм бүлекләре заман, мәгърифәт һәм мәдәният таләп иткәнчә тулылана, камилләшә, үсә бара. Дәрес бирү ысулы һәм тәрбия кагыйдәләре – мөселманнар арасында иң бөек, иң кадерле һәм иң мөһим бер фән булып, аны укытырга яраклы булган галимнәре дә иң бөек затлар булып торалар.

          Укытучының унөченче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин мәктәпнең һәм укучыларның хәлен күзәтүне күрсәтә. Аның фикеренчә, укучыларның укуларына һәм тәртип – тәрбияләренә укытучылар җаваплы булган кебек, мәктәпнең эчке хәленә, тәртибенә тиешле дәрәҗәдә күзәтү алып баруга да җаваплы булырга тиеш.

    Категория: Яшь укытучыга ярдәмгә | Өстәде: Рәдинә
    Карап алулар: 3999 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг буенча: 5.0/2
    Барлык фикерләр: 0
    Теркәлгән кулланучылар гына фикер калдыра ала.
    [ Теркәлү | Керү ]
    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2018
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри