Чәршәмбе
22.11.2017
21:35
Рәхим итегез, хөрмәтле Кунак!
RSS
 
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты -
"Туган телем - иркә гөлем"
Төп ТеркәлүКерү
Электрон китапханә »
ТӨП БҮЛЕКЛӘР

СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА
Туган телем - иркә гөлем [8]
Шагыйрьләр теле белән [1]
Әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы [0]

ЯҢА БҮЛЕКЧӘ


ЯҢА ЯЗМАЛАР
  • ИСЕМ

  • РӘХИМ ИТЕГЕЗ!


    НӘНИ ЧАТ
     
    200

    ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
    Сайт

    СТАТИСТИКА
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter Сайт учителя татарского языка и литературы Сарваровой Радины
    Хәзерге вакытта сайтта: 1
    Кунак: 1
    Кулланучы: 0

    КЕРҮ ФОРМАСЫ

    САЙТНЫҢ ЯШЕ

    • Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез. (Ризаэддин Фәхреддин)
    • Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын. (Фәнис Яруллин)
    • Зур нәрсә ул - тойгыны вакытында авызлыклый белү hәм аның дилбегәсен акылга тоттыру. (Әхмәт Фәйзи)
      Категория: Шагыйрьләр теле белән | Караулар саны: 4173 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 02.10.2013 | Фикерләр (0)

    Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,
    Әткәм чөеп-чөеп әйткән,
    Апам биеп-биеп әйткән
    Матур сүзләр җанымдадыр!

    Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,
    Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,
    Абзам сынап-сынап әйткән
    Зирәк сүзләр адымдадыр!

    Язда уйнап-уйнап үскән,
    Җәйдә буйлап-буйлап үскән,
    Көздә уйлап-уйлап үскән
    Туган телем канымдадыр!

    Телгә тимә - аңга тимә,
    Телгә тимә - канга тимә,
    Телгә тимә - намга тимә,
    Телгә тимә - җанга тимә!


     

    Категория: Туган телем - иркә гөлем | Караулар саны: 1259 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 02.10.2013 | Фикерләр (0)

     
    Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
    Җитсен иде һәрбер күңелгә, 
    Җилләр, сулар тавышы шикелле үк, 
    Үзләренең асыл телендә.

    Атом көче, радио заманында 
    Күрсәм иде шуны мин тагын:
    Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
    Тапса фәкать кардәш, туганын.


    Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
    Кем аркылы, ничек белдем мин?
    Бишектә үк мине өйрәтүчем,
    Туган телем - бәгърем, син ул, син!


    Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
    Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
    Син аңлаттың миңа, туган телем,
     Син өйрәттең миңа һәммәсен!

    Категория: Туган телем - иркә гөлем | Караулар саны: 1584 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 02.10.2013 | Фикерләр (0)



    И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
    Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.


    Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
    Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.


    И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
    Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.


    И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
    Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

    Категория: Туган телем - иркә гөлем | Караулар саны: 962 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 02.10.2013 | Фикерләр (0)

    Чәчәк кебек матур бит ул туган тел,
    Гөлләр-гөлләмәләр бизәп торган тел.
    Назлыйсың да, иркәлисең җанымны,
    Ничек итеп күтәрмисең даныңны?
     
    Сагыш-моңым таратучы назлы тел,
    Иң газизе, бу дөньяда азмы тел?!
    Сине зурлап күпме җырлар җырланган,
    Иң мөкатдәс шигъри юллар юлланган.

    Рухи яктан үстерүче - туган тел,
    hәр милләтнең бердәнбере булган тел.
    Татар барда яшәр әле минем тел!
    Ышана бит, инана бит күңел гел. 




    Категория: Туган телем - иркә гөлем | Караулар саны: 1314 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 02.10.2013 | Фикерләр (0)

    Дөньяда иң-иң матур ил
    Ул - минем туган илем.
    Дөньяда иң-иң матур тел 
    Ул - минем туган телем.
    "Балам!" диеп туган телдә
    Эндәшә миңа әткәм.
    "Әнием!" дип әнкәемә
    Мин туган телдә әйтәм.

    Туган телемдә сөйләшеп
    Яшим мин туган илдә.
    "Туган ил" дигән сүзне дә
    Әйтәм мин туган телдә.

    Иң изге хисләремне мин
    Туган телдә аңлатам.
    Шуңа күрә туган телне
    Хөрмәтлим мин, яратам! 






    Категория: Туган телем - иркә гөлем | Караулар саны: 4880 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 02.10.2013 | Фикерләр (0)

    Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
    Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип - 
    Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
    Туган телең әле бу булмас.


    Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
    Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
    Күзләреңә яшьләр тыгыыр - 
    Туган телең әнә шул булыр! 



    Категория: Туган телем - иркә гөлем | Караулар саны: 1251 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 30.09.2013 | Фикерләр (0)

    Бик борынгыдан
    бабалар аша
    миңа да килеп җиттең.
    Бирдең аң.
    бирдең белем.
    Хәзер инде
    офыктагы маяк булып
    алга чакыр,
    татар теле,
    Тукай теле,
    туган телем!..


     




    Категория: Туган телем - иркә гөлем | Караулар саны: 994 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 17.09.2013 | Фикерләр (0)

    Асыл сүзләреңне, туган телем,
    Биреп торчы миңа аз гына.
    Бөтенләйгә түгел - вакытлыча,
    Тик җитәрлек гомер азагыма.

    Синнән алган һәрбер сүземне мин
    Күз карасы кебек саклар идем.
    Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,
    Дога итеп кенә ятлар идем.

    Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,
    Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.
    Исраф булмас ул сүзләрең миндә,
    Җыры булыр алар киләчәкнең.
    Әйтә алмыйм әле - ул сүзләрдән
    Аз булса да дөнья үзгәрерме?
    Тик югалтмам, туган телем, синнән
    Алып торган асыл сүзләремне.







     

    Категория: Туган телем - иркә гөлем | Караулар саны: 2162 | Өстәде: Рәдинә | Вакыты: 09.09.2013 | Фикерләр (0)

    САЙТТАН ЭЗЛӘҮ

    КАЛЕНДАРЬ
    «  Ноябрь 2017  »
    ДСЧПҖШЯ
      12345
    6789101112
    13141516171819
    20212223242526
    27282930

    ТАНЫШ БУЛЫЙК

    Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы


    БӘЙГЕЛӘР
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
    Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    ВАКЫТ

    САЙТ КУНАКЛАРЫ

    hАВА ТОРЫШЫ

    Погода от Метеоновы по г.Набережные Челны


    ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасырлар авазы" журналы
  • ТР электрон газетасы

  • ӘДИПЛӘРЕБЕЗ
  • Габдулла Тукай сайты
  • Роберт Миңнуллин сайты
  • Ринат Мөхәммәдиев сайты




  • © Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, 2011-2017
    Сайттагы язмаларны кулланганда, сайтка, материл авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри